Биографиясе

1897 елның 11 (23) декабре, Бондюг поселогы, хәзерге Менделеев шәһәре – 1938 елның 10 мае.

Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлый (1930). 1914–1917 елларда Бондюг заводы эшчесе.

1917 елда РСДРП(б) сафларына керә. 1918 елда Алабуга шәһәре янындагы сугышларда катнаша, Көнчыгыш фронтның 2 нче армия штабының сәяси бүлеге секретаре ярдәмчесе итеп билгеләнә.

1918–1920 елларда Казан шәһәр башкарма комитеты әгъзасы һәм юстиция бүлеге мөдире, кассацион трибунал рәисе. 1921–1922 елларда ТАССРның юстиция халык комиссары, 1923–1925 елларда прокурор, 1926–1928 елларда ТАССР Үзәк башкарма комитеты Президиумы рәисе урынбасары һәм секретаре, 1928–1930 елларда ТАССР Халык комиссарлары советы рәисе урынбасары, эчке эшләр халык комиссары.

1930–1931 елларда Казан университеты, 1931–1937 елларда Казан химия-технология институты директоры. 1920–1937 елларда ТАССР Үзәк башкарма комитеты әгъзасы.

Репрессияләр чоры корбаны (кара: «Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террористик оешмасы» эше). Үлгәннән соң аклана.

Хезмәтләре ТАССРның химия сәнәгатенә һәм юстиция тарихына карый.

Хезмәтләре

Революционная законность в деревне и органы юстиции. Исправительно-трудовая политика Наркомата юстиции. Казань, 1925.

Татария имеет все данные для мощного развертывания химической промышленности // Красная Татария. 1931. 3 сентября.

Әдәбият

Залялов А. Богаутдинов Г.В. // Борцы за счастье народное. Казань, 1988. Книга 3.

Автор – Ф.Г.Кәлимуллина