Норма елгасының (Мишә елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 13 км. Бассейнының мәйданы 56 км2. Елга башы Арча районы Кызыл Сарай поселогыннан (даими яшәүчеләр юк) төньяктарак «Ленин дачасы» урман массивында, тамагы Питрәч районы Белкино авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 82 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Щираның 2,4 һәм 2,7 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,32 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Озак вакыт яңгырлар булмаганда Щира һәм аның кушылдыкларының аерым урыннары кибә. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,025 м3/с.

Язын суы йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Щира бассейнында суының гомуми күләме 0,95 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.