Авылга XVIII йөздә нигез салына.

1941 елга кадәр (башка мәгълүматлар буенча, 1938 елга кадәр) Яңа Тазлар (башка исеме Яңа Тулпар) дип атала.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, 2 җил һәм 2 су тегермәне 2 тимерчелек, кибет, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1659,1 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Яңа Кенәр авыл җирлеге составына керә.

1928 елда авылда К.Маркс исемндәге колхоз оештырыла. 1938 елдан “Байкал” колхозы, 1993 елдан К.Маркс исемендәге күмәк предприятие, 1995 елдан “Таң” күмәк предприятиесе, 2017 елдан крәстиян-фермер хуҗалыгы составында.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли, “Әхмәди” мәчете бар  (2001 елдан).

Күренекле кешеләре

Г.Монасыйпов (1888–1922) – җәмәгать эшлеклесе, язучы, Мөселман хәрби комитеты (Хәрби Шура) рәисе урынбасары, рәисе (1917–1918 елларда), “Безнең тавыш” газетасын оештыручы һәм беренче редакторы.

Бертуган Мадьяровларның балачак һәм яшүсмер еллары авыл белән бәйле.

Халык саны

1859 елда – 516,
1897 елда – 787,
1908 елда –  857,
1920 елда – 1036,
1926 елда – 922,
1949 елда – 718,
1958 елда – 602,
1970 елда – 506,
1979 елда – 417,
1989 елда – 333,
2002 елда – 296,
2010 елда – 266,
2015 елда – 250 кеше (татарлар).