Ирекле сайлаулар белән беррәттән, халык хакимиятенең иң югары турыдан-туры чагылышы. Республика референдумын үткәрү Татарстан Республикасы Конституциясе һәм Татарстан Республикасының «Референдум турында» 1991 елның 29 ноябрь һәм 2001 елның 25 октябрь законнары белән тәртипкә салына.

Республика референдумын уздыру тәкъдиме Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының өчтән бер өлешеннән яисә референдумда катнашу хокукына ия гражданнарның 2% тан да (2001 елга кадәр – 100 меңнән дә ким түгел) ким булмаган өлеше тарафыннан белдерелә ала.

Республика референдумын әзерләү һәм уздыруны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, территориаль һәм участок референдум комиссияләре республика бюджеты хисабына гамәлгә ашыра.

Республика референдумын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы (1995 елга кадәр – Югары Советы) билгели. Гомуми, тигез һәм туры ихтыяр нигезендә яшерен тавыш бирү юлы белән уздырыла. Референдумда катнашучыларга карата да сайлаучыларга куелган таләпләр (18 яшь тулган булу, эшкә яраклылык һ.б.) куела.

Исемлектәге сайлаучыларның 50% тан артыгы тавыш бирсә, республика референдумы карары кабул ителгән дип исәпләнә һәм Үзәк референдум комиссиясе тарафыннан рәсми рәвештә басылып чыккан көненнән көченә керә: ул гомуммәҗбүри булып санала һәм өстәмә раслауга мохтаҗ түгел, Татарстан Республикасының бөтен территориясендә гамәлдә була һәм референдумда башка карар кабул итү юлы белән бетерелә, үзгәртелә яисә мәхкәмә тәртибендә дөрес булмаган дип таныла ала.

Татарстан Республикасында беренче мәртәбә референдум 1991 елның 17 мартында СССРны саклап калу турындагы мәсьәлә буенча уздырыла. 1992 елның 21 мартында Татарстан Республикасы дәүләт статусы хакында республика референдумы үткәрелә. Тавыш бирүдә референдумда катнашу хокукына ия гражданнарның 82% ы катнаша, аларның 61,4% ы Татарстанның социаль-икътисади һәм сәяси статусын күтәрү өчен тавыш бирә.

Республика референдумы нәтиҗәләренә сылтамалар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасында «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында шартнамә» (1994 ел) һәм «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында» (2007 ел) федератив килешүләрендә урын ала.

Автор – Е.Б.Долгов