Эчтәлек

XIX йөз ахырында үзләренең икътисади, сәяси һәм этномәдәни мәнфәгатьләрен тормышка ашыруны максат итеп куйган Россия империясендәге мөселман халыкларының хокукларын кысучы патша хөкүмәте сәясәтенә реакция буларак барлыкка килә. Пантюркизм идеяләрен беренче булып «Тәрҗеман» газетасы чагылдыра. Аның нашире һәм идеологы И.Гаспринский мәдәни-мәгърифәтчелек юнәлешендәге пантюркизмга нигез салучы булып тора. Ул гомумтөрки тел, яңа ысуллы мәгариф системасы (кара «Җәдитчелек»), төркиләрнең басма нәшрияты булдыруны пантюркизмның төп максаты дип саный.

Пантюркизмның сәяси идеяләре төрки халыкларның сәяси берлеген (үзәге Төркиядә урнашкан) төзергә чакырган Й.Акчура хезмәтләрендә үсеш ала. Татар милли-демократик хәрәкәтендә пантюркизм киң мәгънәдә милли үзбилгеләнүгә ирешүдә, милли мәдәният һәм үзаң үсешендә, тугандаш төрки халыкларның якынаюында төп ысул буларак кабул ителә. Патша Россиясендә пантюркизм законнан тыш дип игълан ителә, аның тарафдарлары хөкүмәт тарафыннан эзәрлекләнә. 1920 елларда пантюркизм идеологиясе төрек журналисты һәм социологы Зыя Гөкальп хезмәтләрендә билгеле бер үсеш ала һәм кемальчеләр Төркиясе сәясәтенең нигезенә әверелә.

Россиядә төрки бердәмлек идеяләре 1990 елларда, СССР таркалгач һәм сәяси аренада яңа бәйсез төрки дәүләтләр барлыкка килгәч яңарыш ала. 1992 елның октябрендә Әнкарада төрки дәүләтләр (Төркия, Әзәрбайҗан, Казакъстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан) тарафыннан үзара хезмәттәшлек турында Декларациягә кул куела. 1993–2007 елларда төрки дәүләтләр һәм халыклар дуслыгының һәм хезмәттәшлегенең 11 съезды була (10 сы — Төркиядә, 1 се 2007 елда Әзәрбайҗанда уза). Соңгы ике съездда Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган Төрки дәүләтләр бергәлеген (ТДБ), ТДБның Аксакаллар шурасын төзергә, төрки дәүләтләрдәге урта мәктәпләр өчен төрки дөнья тарихы буенча гомуми үрнәк дәреслек бастырырга тәкъдим итә. Төрки дөньяның интеграцияләшүе өлкәсендә дәүләт структуралары белән беррәттән төрки халыкларның иҗтимагый оешмалары да эшли.

1990–2007 елларда Бөтендөнья төрки халыклар ассамблеясенең (БТХА) 5 корылтае уза, 1 нчесе 1990 елда Мәскәүдә (чакырылышның башлап йөрүчесе — казакъ шагыйре О.Сөләйманов), 2 нчесе 1991 елда Казанда, 3 нчесе 1993 елда Чабаксарда, 4 нчесе 1997 елда Измирда (Төркия), 5 нчесе 2007 елда Шымкент шәһәрендә (Казакъстан) үткәрелә. Корылтайларда төрки дәүләтләр һәм халыкларның икътисади, сәяси һәм мәдәни интеграцияләшү идеяләре берләшә, БТХАның 3 программасы кабул ителә. 1 нче программада антиколониализм һәм антиимпериализм, кеше хокуклары, демократия, милли азатлык өчен көрәш юлында төрки бердәмлек идеяләре раслана, төрки халыклар арасында сәяси, иҗтимагый һәм мәдәни багланышлар үсешенең механизмнары тәкъдим ителә. 2 нче программага демократиянең төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте традицияләренә нигезләнгән төрки моделен оештыру кирәклеге турындагы бүлек өстәлә. Төркиләргә үзләрен Көнбатыш һәм гарәп-ислам дөньясының гадәттән тыш йогынтысыннан сакларга, геосәясәттә үзләренең мөстәкыйль рольләрен уйнарга тәкъдим ителә. 3 нче программада төп игътибар төрки телләрнең, фольклорының һәм сәнгатенең байлыгына таянган төрки дөньяның гомуми рухи-дөньяви карашлар нигезләренең яңарышына һәм үсешенә, төрки дөнья белән багланышлар чарасы буларак, гомуми «анатүрк» телен, яңа иҗтимагый һәм социаль-икътисади үсеш моделе эшләнмәләрен булдыруга юнәлтелә.

XX–XXI йөзләр чигендә Төркия һәм төрки дәүләтләр һәм БДБ халыклары арасында икътисади, сәяси һәм мәдәни багланышлар ныгый, уртак университетлар, лицейлар, телевизион тапшырулар каналлары эшли, газеталар чыгарыла башлый.

Әдәбият  

Акчура Ю. Три вида политики. Каир, 1904;

Мухаметдинов Р.Ф. Зарождение и эволюция тюркизма. К., 1996;

Тюркский пояс стабильности. Алматы, 2008;

Gökalp Ziya. Türkqülüğün esaslari. Ankara, 1923;

Francois G. Turk milliyetciliginin kokenleri. Ankara, 1986.

Автор — Р.Ф.Мөхәммәтдинов