XVIII йөзгә кадәр төзү сәнгатенә өйрәтү төзелеш артельләрендә осталар җитәкчелегендә алып барыла. Гадәттә бер үк кеше төзүче дә, архитектор да була.

Россиядә үсеше

XVIII йөз башында Россиядә гомуми белем бирү учреждениеләре (цифир һәм навигация мәктәпләре) оештырылу нәтиҗәсендә архитектура белеме дә үсеш ала. «Архитектор» төшенчәсе шул чорда кулланылышка керә.

1724 елда әйдәп баручы архитекторлар каршында «архитектор командалары» оештыру турында указ чыга. Санкт-Петербургта – И.К.Коробов, М.Г.Земцов, С.И.Чевакинский, Мәскәүдә – И.А.Мордвинов, А.П.Евлашев, И.Ф.Мичурин, Д.В.Ухтомский «командалары» туплана. Шулай беренче рус архитектурасы мәктәпләре барлыкка килә. «Команда»да укучы оста җитәкчелегендә проект сызарга өйрәнә, проектланган биналарны төзүдә катнаша. Укытуда Европа архитектурасы мәдәниятен һәм рус халык архитектурасы традицияләрен үзләштерүгә аерым игътибар бирелә; архитектур сызым киң кулланыла, Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә урта гасырларга караган биналарның үлчәмнәре алына, рәсемнәре ясала.

Россиядә махсус архитектура-сәнгать уку йортлары челтәре үсеше 1757 елда Сәнгать академиясе ачылудан башланып китә. Архитекторларны шулай ук Мәскәү сарай архитектура училищесе дә әзерли.

Россия классицизмына нигез салучылар А.В.Квасов, В.И.Баженов һ.б. беренче «команда»ларда белем алалар, нәтиҗәдә XVIII йөз уртасы архитекторлары традицияләренең дәвамлылыгы тәэмин ителә. Казан архитекторы В.И.Кафтыревның да үз «команда»сы була, ул анда Ф.Е.Емельянов, Ф.М.Росляков, П.Дёминга гражданлык һәм хәрби архитектура белеме укыта.

XVIII йөз ахырына Россиядә архитектура белеме системасы оешып җитә, укыту барышында композиция нигезләре, рәсем, сызым, сынлы сәнгать, тушь белән буяу дәресләре бирелә, ордерларның төзелеше, архитектура һәм гармония кагыйдәләре өйрәтелә. Җәйге практика вакытында укучылар Санкт-Петербургтагы төзелешләрдә эшлиләр. Укулар тәмамлангач, архитектор дәрәҗәсе алу өчен проект төзү таләп ителә. Мөстәкыйль рәвештә уңышлы проект төзүгә ирешүчеләргә академик дәрәҗәсе бирелә.

Архитектура гражданлык, тау, кораб төзелеше һәм гидравлика тармакларына бүлеп өйрәнелә.

XVIII йөз ахырында төзелеш инженерлары әзерләүче уку йортлары ачыла, бу белгечләр, үз чиратында, проектлау өлкәсендә гражданлык архитектурасы конструкцияләре исәпләмәләрен куллана башлыйлар.

1832 елда Санкт-Петербургта төзелеш училищесе ачыла, 1882 елдаә ул Гражданлык төзелеше инженерлары институты итеп үзгәртелә. Тимер юл, тау, технология, җир төзелеше инженерлары институтларында, Александров лицеенда шулай ук архитектура өйрәнелә.

Казанда үсеше

Казанда төзелеш һәм архитектура белеме нигезләре XVIII йөздә Гарнизон мәктәбендә һәм Беренче ир балалар гимназиясендә барлыкка килә.

XIX йөз башында Казан университетының физика-математика бүлегендәге технологияләр һәм фәннәр кафедрасында гражданлык архитектурасы һәм хәрби архитектура курслары укытыла (университетның 1804 елгы уставы нигезендә; 1813 елдан С.Петровский укыта). Әлеге кафедрада архитекторлар П.Г.Пятницкий (1820–1825), Е.И.Линденау (1827–1832), М.П.Коринфский (1837–1851), Г.П.Гесс (1852–1863) укыта. Уку программасына архитектура тарихының кыскача курсы, гражданлык архитектурасы теориясе, сызым, рәсем, смета төзү дәресләре керә. Дәреслекләр сыйфатында архитектура теориясе классиклары Витрувий, Виньола, Менцель, Рудольфский, И.И.Свиязев һ.б.ның хезмәтләре файдаланыла.

Казан университеты ректоры, ике дистә ел дәвамында төзелеш комитеты җитәкчесе Н.И.Лобачевский бу эшнең чын пәрвәре була.

М.П.Коринфский уку әсбаплары һәм сәнгать коллекцияләре кабинеты оештыра, үзәктән читтә архитектура белеме кертүдә башлап йөри. П.Г.Пятницкий шәһәр архитекторларына ярдәмгә урта техник персонал әзерләү идеясен тормышка ашыра. Университетка яңа устав кертелгәч (1863), кафедра ябыла.

XIX–XX йөзләр чигендә, җәмгыятьтә техник һәм сәнгати әзерлекле төзелеш белгечләренә ихтыяҗ үсү сәбәпле, архитектура белеме төрле тармакларга бүленә.

Төбәкләрдә махсус урта белемле архитектура-төзелеш кадрлары әзерләүдә Сәнгать академиясенә буйсынучы сәнгать мәктәпләренең архитектура бүлекләре, шул исәптән 1897 елда ачылган Казан сәнгать мәктәбенең архитектура бүлеге мөһим урын тота. Анда архитекторлар К.Л.Мюфке (1897–1912), Ф.Р.Амлонг (1900–1903), А.И.Горохов (1905–1908), П.И.Абрамычев (1903–1918), М.С.Григорьев (1912–1915) укыта. Уку курсы 6 елга сузыла.

Укыту программасына түбәндәге махсус предметлар кертелә: проекцияле сызым, ордер системалары теориясе, сызма геометрия, күләгәләр теориясе, натурада планнар төшерү, нивелирлау, төзелеш эшләре һәм материаллары, смета төзү. Махсус сәнгать дәресләрендә Көнбатыш Европа архитектурасы өйрәнелә, андагы биналарның сызымнары һәм рәсемнәре ясала. Шулай ук архитектур караламалар, архитектура истәлекләренең үлчәмнәрен алу, бирелгән темага проект төзү һ.б. башкарыла. Укытуда архитектураның классик формаларын өйрәнүгә, проектлар тематикасында – утилитар максаттагы корылмаларга өстенлек бирелә.

Укучылар белем алу белән беррәттән Казан шәһәр идарәсенең җир төзелеше эшләре комиссиясендә шәһәр биналарын төзекләндерү буенча техник бүлектә дә эшлиләр. В.А.Дубровин, Н.А.Спасский, И.М.Коробейников, П.Р.Поляев һ.б. архитекторлар М.С.Григорьев, Ф.Р.Амлонг, В.А.Трифонов, К.С.Олешкевич, П.И.Абрамычев һ.б.да практикант, десятник, техниклар булып торалар.

Казан сәнгать мәктәбенең архитектура бүлеген барлыгы (ирекле тыңлаучылардан тыш) 136 кеше тәмамлый, алар арасында П.Т.Сперанский, Ф.П.Гаврилов, М.С.Григорьев, Д.М.Федоров, А.М.Рухлядев, С.О.Овсянников, Э.Я.Штальберг һ.б. була. Бүлекне тәмамлап чыгучылар архитектор ярдәмчесе дәрәҗәсе һәм урта белем бирү йортында укыту хокукы ала.

Совет чоры

1927 елга кадәр Казанда архитекторлар ике югары уку йортында – Техник сәнгать (архитектор-рәссам дәрәҗәсе бирелә) һәм Политехника институтларында (инженер-архитектор дәрәҗәсе бирелә) әзерләнә.

1918 елда Казан сәнгать мәктәбе Ирекле дәүләт сәнгать остаханәләре итеп үзгәртелә, биредә архитектура бүлеге саклана. Архитекторлар әзерләүгә аерым игътибар бирелүе уку йортларының исемнәрендә үк күренә: Казан архитектура-техника институты (1922–1925), Казан архитектура-сәнгать остаханәләре (1925–1926). Махсус предметлар архитекторлар А.М.Рухлядев (1919–1920), В.В.Егерев (1921–1926), Ф.П.Гаврилов (1918–1926), теория дәресләре – В.И.Нечкин (1920–1923), В.К.Важинский (1919–1926), П.М.Дульский (1919–1926) тарафыннан укытыла.

Укытуда архитектураның социаль бурычлары һәм халык архитектурасы формаларын үзләштерү мәсьәләләре өстенлек ала. Яңа төр конструкцияләр һәм материалларның форма хасил итү үзлегеннән чыгып, архитектураны тамырдан үзгәртү мәсьәләсе өйрәнелә; сәнгатьчә образ тудыру проблемасы, пропорция, ритм, төзелеш материалы фактурасының асылын күрсәтү аша, архитектураның функциональ һәм техник элементлары арасында гармоник бердәмлек тудыру буларак бәяләнә.

Студентлар һәм укытучылар тарафыннан яңа типтагы җәмәгать, хакимият (Татарстан Халык комиссарлары советы, Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты, Өлкә башкарма комитеты һ.б.) биналарының проектлары эшләнә. Социаль яктан яңа типтагы иҗтимагый-коммуналь кулланылыштагы корылмалар белән бер комплекс тәшкил итүче торак йортларга аерым игътибар бирелә. Шәһәр төзелеше проектларында бинаның композицион корылышы мөстәкыйль организм буларак та, табигать һәм шәһәр мохитенең аерылгысыз өлеше итеп тә карала башлый. Ул елларда укытуга кертелгән яңалык – студентларга рәссамнар һәм сынчылар белән берлектә күмәк проектлар эшләтү. 1926 елда Казан архитектура-сәнгать остаханәләре Казан сәнгать педагогия техникумы итеп үзгәртелгәч, архитектура бүлеге бетерелә.

Башлангыч һәм махсус урта белемле төзелеш инженерлары 1890 елда ачылган Казан сәнәгать училищесенә кергән Башлангыч төзелеш училищесендә әзерләнә. Анда К.Л.Мюфке (1898–1912), К.С.Олешкевич (1899–1917). И.И.Брюно (1900–1915), В.И.Сонин (1901–1905), Ф.Н.Малиновский (1902–1917), С.В.Бечко-Друзин (1914–1918) укыта. 1917 елда сәнәгать училищесе Казан политехника училищесе итеп үзгәртелә, аның төзелеш бүлегендә булачак инженерлар укытыла. 1919 елда училище политехник институт дәрәҗәсе ала, аның төзелеш-архитектура һәм инженерлык факультетлары 1922 елда төзелеш инженерлары факультеты итеп берләштерелә, 1929 елда бу факультетта коммуналь төзелеш һәм гидротехника бүлекләре барлыкка килә.

1930 елда әлеге факультет базасында Казан коммуналь төзелеш инженерлары институты оештырыла, анда гражданлык төзелеше, юллар һәм суүткәргечләр факультетлары оештырыла. 1932 елда архитектура-планлаштыру бүлеге, 1933 елда архитектур проектлау кафедрасы ачыла, анда Ленинград һәм Казан архитекторлары (П.Г.Сперанский, В.П.Попов, А.А.Власов һ.б.) эшкә чакырыла. 1933 елда архитектура-планлаштыру бүлеге ябылгач, аның барлык студентлары төзелеш инженерлары бүлегенә күчерелә. Архитектура курсын укыту методикасы һәм архитектур проектлау дәресләре саклана, «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча укытыла.

Киң профильле белгечләр әзерләнә. Архитектура, графика, рәсем һәм сызым кафедрасында В.В.Егерев, П.М.Дульский, П.Т.Сперанский, А.М.Густов, М.С.Григорьев, И.Г.Гайнетдинов, Н.А.Баталов, А.А.Трофимов, М.К.Игъламов, Р.М.Мортазин, Ә.Г.Бикчәнтәев эшли. Уку программасына рәсем, архитектура графикасы һ.б. дәресләр керә. Студентларның диплом проектларына архитектура белгечлеге дә кертелә, бу исә төзелеш инженеры дәрәҗәсе алып чыгучыларга архитектор булып эшләү мөмкинлеген дә бирә. Бөек Ватан сугышы башлангач (1941), институт ябыла.

1946 елда ул Казан гражданлык төзелеше инженерлары институты буларак ачыла, анда архитектура һәм сызма геометрия кафедралары эшли. 1957 елдан Казан төзелеш инженерлары институты дип атала.

1966 елдан архитекторлар әзерләү яңартыла, 1968 елда архитектур проектлау кафедрасы ачыла (кафедра мөдире Ә.Г.Бикчәнтәев). 1969 елда архитектура-төзелеш факультеты оештырыла, 1977 елда ул архитектура факультеты итеп үзгәртелә.

И.Г.Гайнетдинов, С.С.Айдаров, Х.Х.Икъсанов, Т.Т.Зиннуров, Б.С.Калыгин, З.С.Батраев, И.В.Рәфыйков, Л.Я.Елькович – факультетның беренче укытучыларыннан, аның беренче деканы В.П.Остроумов була.

1975 елда факультетта С.С.Айдаров җитәкчелегендә архитектура теориясе һәм тарихы кафедрасы ачыла. 1989–1990 елларда шәһәр һәм авыл торак пунктлары төзелешен планлаштыру, архитектураның милли мәсьәләләре, архитектура мохите дизайны, автоматлаштырылган проектлау системалары кафедралары эшли башлый.

Хәзерге заман

1994 елда «Архитектур мохит дизайны» дигән яңа белгечлек ачыла. 1995 елда институт Казан архитектура-төзелеш академиясе итеп үзгәртелә. 1998 елда анда сынлы сәнгать кафедрасы оештырыла. 1999 елдан инженер-архитекторлар әзерләү башлана.

Хәзерге вакытта факультетта архитектур проектлау, бөтендөнья архитектурасы, шул исәптән милли архитектура тарихы, архитектура графикасы һәм композициясе, рәсем, сынлы сәнгать, скульптура, техник фәннәр дәресләре керә.

1999 елда факультетта шәһәр төзелешенә караган архитекторлык һәм дизайнерлык диплом эшләренең Халыкара конкурсы була, анда Россия, БДБ илләре, Япония, Кытай һ.б. илләрдән архитектура юнәлешендәге югары уку йортлары катнаша. 2000 елда факультет Казан архитектура-төзелеш академиясе составындагы Архитектура һәм дизайн институты итеп үзгәртелә, анда гомуми архитектура-сәнгать әзерлеге, архитектура һәм дизайнерлык факультетлары эшли.

2004 елда архитектура композициясе, архитектура теориясе һәм интерьер сәнгате кафедралары ачыла. 2005 елда академия Казан архитектура-төзелеш университеты итеп үзгәртелә. 2006 елда Архитектура һәм дизайн институтында Архитекторлык һәм дизайнерлык диплом эшләренең халыкара конкурсы уздырыла.

Әдәбият

История русской архитектуры. СПб., 1994.

Казанской архитектурной школе 30 лет: Каталог. Казань, 1999.

Каталог-справочник Казанской государственной архитектурно-строительной академии. Казань,2000.

Авторлар – Е.П.Ключевская, Х.Г.Надыйрова