Биографиясе

1894 елның 4 августы, Казан губернасы, Тәтеш өязе Борнаш авылы – 1939 елның 9 октябре, Норильск шәһәре.

1913 – 1914 елларда Ташкент басмаханәләрендә һәм газеталары редакцияләрендә эшли.

1915 елда Казаннан хәрби хезмәткә чакырыла, Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. РСДРП(б) әгъзасы (1917 елның апреленнән). Мөселман социалистлар комитетын оештыручыларның берсе һәм аның секретаре (1917); аның басма органы «Кызыл байрак» газетасы редколлегиясе әгъзасы («М.Вәли», «В.Сәлим» тәхәллүсләре белән революцион эчтәлекле мәкаләләр бастыра). Казандагы 1917 елгы Октябрь кораллы күтәрелеше чорында Хәрби-революцион комитет составына сайлана.

1918 елның башында 2 нче Бөтенроссия мөселман хәрбиләре корылтаен әзерләүдә катнаша. Казан Чех-словак корпусы һәм КОМУЧ ның Халык армиясе частьларыннан азат ителгәннән соң (1918 елның сентябре), «Эш» газетасының баш мөхәррире. 1919 елның апрелендә РКП(б)ның Казан губерния комитеты каршындагы нәшрият коллегиясе әгъзасы итеп билгеләнә. Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының 2 нче Бөтенсоюз съездында катнаша (1919, Мәскәү), РКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Шәрекъ халыклары коммунистик оешмалары Үзәк бюросына һәм бюро басмаларының – «Эшче» газетасының һәм «Кызыл Шәрекъ» журналының баш мөхәррире булып сайлана.

1920 елның җәендә, ТАССР оештырылганнан соң, республиканың татар телендәге беренче газетасы «Татарстан хәбәрләре»нең баш мөхәррире итеп билгеләнә.

1921 елгы корылык чорында Шәфигуллин ТАССР Игенчелек халык комиссариаты хезмәткәре итеп билгеләнә.

1922 елдан «Җир һәм урман» оешмасы хезмәткәрләре профсоюзларының өлкә бүлеге рәисе.

1925–1929 елларда Татиздат директоры. ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы марксизм-ленинизм курсларын тәмамлаганнан соң (Мәскәү, 1931), ВКП(б) ның Татарстан өлкә комитеты матбугат бүлеге мөдире булып эшли; Татгосиздатның баш мөхәррире, соңрак нәфасәт секторы мөдире.

1930 еллар уртасында Россия телеграф агентлыгынын Татарстан бүлеге мөдире.

1933 елда Балык Бистәсе МТСының сәяси бүлеге башлыгы итеп билгеләнә.

Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Иҗаты

Язмалары Татарстандагы революцион хәрәкәткә һәм социаль төзелешнең беренче елларына багышлана.

Әдәбият

Насыров Т.М. Шафигуллин Вали Салимуллович // Борцы за счастье народное . Казань, 1967.