Биографиясе

1910 елның 18 августы, Харьков губернасы Сениченко хуторы – 1972 елның 25 сентябре, Казан шәһәре.

Мәскәүнең 2 нче медицина институтын тәмамлаганнан соң (1938 ел), Мәскәү физик культура фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1941 елдан хәрби-медицина хезмәтендә, 1953 елдан Үзәк табибләр белемен күтәрү институтының (Мәскәү) травматология һәм ортопедия кафедрасында, 1956 елдан Ортопедия һәм травматология фәнни-тикшеренү институтында (Свердловск шәһәре), 1962 елдан Новокузнецк дәүләт табибләр белемен камилләштерү институтында (ГИДУВ).

1964 елдан Курортлар һәм физиотерапия фәнни-тикшеренү институтының (Сочи шәһәре) физик дәвалау ысуллары бүлеге башлыгы.

1969 елдан Казан травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында.

Хезмәтләре тез буыннары эшчәнлеген торгызуга, имгәнүләрне комплекслы дәвалаганда индуктотермия һәм ультратавыш куллануга карый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Физические методы лечения повреждений у физкультурников и спортсменов. М., 1956.

Ультразвук и его лечебное применение. М., 1970 (автордаш).

Физические методы лечения в травматологии и ортопедии. Киев, 1970.

Физические методы лечения в травматологии и ортопедии. Киев, 1970.