Административ-территориаль буйсынуы

1910 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Казан губернасының Казан өязе Кавал волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан – Казан авыл, 1938 елның 4 августыннан – Юдино, 1958 елның 16 июленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Семиозерка авыл җирлегендә.

Мәдәният

Авылда 2 чишмә (берсе төзекләндерелгән) бар.

Авыл янында археология истәлеге – бронза гасырның соңгы чоры әйберләре табыла.

Халык саны

1920 елда – 84,
1926 елда – 101,
1938 елда – 135,
1949 елда – 189,
1958 елда – 148,
1970 елда – 131,
1989 елда – 8,
2002 елда – 4,
2010 елда – 1,
2017 елда – 3 кеше (чуашлар).