Эчтәлек

Тарихи хезмәтләрдә Арча даругасы биләмәсендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең элекке җыелма атамасы; XVI йөз ахырларында халыкның салым түләүче өлешен шулай ук арлар (аряне), ар ягы кара халкы, ар ягы чуашлары дип тә атаганнар, ар ягы бәкләре дә булган.

Рус чыганакларында әйтелгәнчә, Иван IV элекке Казан ханлыгы олыслары халкына рус гаскәрләренә каршы сугышкан өчен аларны «гафу итүен» һәм «эзәрлекләмәячәген» белдерүенә җавап итеп, 1552 елның 10 октябрендә «ар ягы кешеләре» Иван IV кә тугрылык анты бирәләр һәм Мәскәүгә ясак түләп торырга әзер булуын җиткерәләр. «Ар ягы кешеләре» янында бояр улы Н.Казаринов белән морза Камай (Смиленев) җитәкчелегендәге патша илчеләре булганнан соң, аларның күпчелеге 1552 елның 10 октябрендә Иван IV кә тугрылыклы булуларын белдерә.

Шул ук елның декабрендә ««ар ягы кешеләре»нең бер өлеше Болын ягы кешеләренең мәскәүлеләргә каршы күтәрелешенә кушыла. 1553 елның мартында Болын ягы һәм Яр буе кешеләре татар бәкләре Сәет Үсәен, Туакмыш Шаһзадә, Сары Батыр һ.б. җитәкчелегендә Мәскәү баскыннарына каршы баш күтәргәч, «ар ягы кешеләре» дә алар арасында көрәшә (Казан җирләрендә азатлык сугышлары).

1554 елның февраль-март айларында баш күтәрүчеләргә кушылган «ар ягы кешеләре»нең бер өлеше ул хәрәкәттән читләшә, кабат патша җәнапларына буйсынганлыкларын белдереп ант итә. Буйсынмаучылардан Кибәнәк белән Кормангали бәкләр, Колай, Чабак морзалар һ.б. тиздән җәзага тартылалар. 1554 елның октябрендә «ар ягы кешеләре»нең бер өлеше патша воеводасы М.В.Глинский һ.б. җитәкчелегендә баш күтәрүчеләрне бастыру һәм җәзалауда катнаша.

Мамышбирде сотник җитәкчелегендә 1556 елның февралендә Болын ягы халкы баш күтәргәч, аларга «ар ягы кешеләре» дә кабат кушыла. Шул ук елның май-июль айларында бу кузгалыш та П.В.Морозов, Ф.И.Бутурлин, Ф.И.Салтыков, П.И.Шуйский җитәкчелегендәге эзәрлекләү отрядлары тарафыннан бастырыла. 1557 елның апрель-май айларында Әхмәт Батырның Болын ягы кешеләрен каршылык күрсәтергә чакыруы уңышсыз тәмамлана.

XVI–XVII йөздә «ар ягы кешеләре» төшенчәсе кулланыштан чыга.

Әдәбият

Курбский А.М. История о великом князе Московском // Русская историческая библиотека. СПб., 1914. Т.31.

Алишев С.Х. Исторические судьбы народов Среднего Поволжья. XVI – начало XIX вв. М., 1990.

Алишев С.Х. Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV – XVI вв. Казань, 1995.

Авторы – Д.Г.Мостафина