Биографиясе

1930 елның 14 ноябре, Тымытык районы Сарлы авылы — 2000 елның 8 июне, Казан, Балтач шәһәр тибындагы поселогыда җирләнә.

1962–1964 елларда Казан консерваториясендә (музыка һәм композиция теориясе классы) укый.

1953–1957 елларда Балтач район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе. Мәдәният йорты хоры Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша (1957), лауреат исеменә лаек була.

1964–1976 елларда республика Халык иҗаты йортында халык музыка уен кораллары оркестры дирижёры, 1982–1989 елларда Казан музыка училищесендә укыта.

1989–1990 елларда ТАССР Мәдәният министрлыгының Республика фәнни-методик үзәге каршындагы «Курай» предприятиесенең милли музыка уен коралларын әзерләү остасы. Традицион татар музыка уен коралларын (курай, кубыз, сорнай, гөслә һ.б.) әзерләү һәм камилләштерү белгече буларак танылу ала.

Әсәрләре

Флейта һәм фортепиано өчен соната (1961), Симфоник оркестр өчен сюита (1962), Флейта һәм симфоник оркестр өчен концерт (1964), «Укытучыма», «Утыр әле яннарыма», «Умартачы сөйгәнем», «Бәрәңге» һ.б. популяр җырлар.

«Курайда уйнарга өйрән» (1983) уку-укыту ярдәмлеге авторы.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әсәрләре     

Якын дустың барын онытма: Җырлар. К., 1974; 

Бәхет турында: Җырлар һәм романслар. К., 2006.

Авторлар — Ф.Ш.Салитова, Ә.М.Хисамова