Эчтәлек

1917 елның 22 мартында Казанда оештырыла; уставы беренче гомуми җыелышта кабул ителә.

Төп оештыручыларның берсе – чуаш җәмәгать эшлеклесе, галим Н.В.Никольский (рәис итеп сайлана).

Максаты – Идел буе аз санлы халыкларының милли мәдәниятен, телен һәм мәгарифен үстерү. Казанда яшәүче, укучы һәм хезмәт итүчеләрдән чуаш (1917 елның августында – 193 кеше), мари (47 кеше), керәшен татарлар (27 кеше), удмурт (7 кеше) һәм мордва милли секцияләре оештырыла. Җәмгыятькә теләктәшлек итүчеләр сыйфатында руслар (36 кеше) һәм башка халыклар вәкилләре керә.

Устав нигезендә җәмгыять советына рәис, аның урынбасары, секретарь, казначы, секциясе булган халыклардан берәр вәкил керә (әгъзалары: И.Яковлев, М.Евсевьев, М.Филиппов, С.Гаврилов, М.Костылёв, А.Межуев, И.Межуев (казначы).

Җәмгыятькә шулай ук Идел буенда яшәүче теләсә кайсы аз санлы халык вәкиле (чуаш, мари, удмурт, мордва, коми-пермяк, коми-зырян, керәшен татар, мишәр, нагайбәк, калмык) керә ала. Җәмгыятьтә Идел буе халыкларының мәдәнияте һәм көнкүрешенә кагылышлы агымдагы мәсьәләләр, укытучылар әзерләү һәм туган телдә укыту мәктәпләре булдыру мәсьәләләре карала, аз санлы халыклар телләренә китаплар тәрҗемә ителә һәм басыла, уку йортлары һәм китапханәләр оештырыла.

Җәмгыять инициативасы белән 1917 елның 15 маенда Казанда Идел буе аз санлы халыкларының 1 съезды була (500 дән артык кеше катнаша). Аны үткәрүгә акчаны Дәүләт Думасының Вакытлы комитеты бирә (7 мең сум). Съездда кабул ителгән резолюциядә болай диелә: «Учредительләр җыенына, түбәндәгеләрне тәэмин итеп, Россиядә демократик республика урнаштырырга кирәк, дип табарга: 1) иң киң автономия: җирле шартларга туры китереп, аерым һәм үзенчәлекле үткәне булган окраиналарга – сәяси; барлык халыкларга – мәдәни һәм 2) Россия Державасының барлык халкына иң киң үзидарә».

Чуаш телендә «Хыпар» («Хәбәр») газетасы чыгара.

1918 елда яшәүдән туктый.

Чыганаклар

Устав Общества мелких народностей Поволжья. К., 1917.

Автор — Л.М.Айнетдинова