Тарихы

Авыл 1619 елдан билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы татарлар), 35% ы чукындырылган булып исәпләнә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

1885 елда янып киткән мәчет урынына 1888 елда яңа мәчет төзелә.

XX башында авылда шулай ук мәдрәсә (1915 елда 120 ир бала һәм 10 кыз бала укый), су тегермәне, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1395 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Әҗил волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Мамадыш-Әкил авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла, 1959 елдан − шул ук исемдәге зурайтылган колхоз (үзәк утары Татар Танае авылында, 1994 елдан күмәк предприятие, 2002 елдан Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында (кырчылык (терлек азыгы), ит-сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

2009 елга кадәр авылда тулы булмаган урта мәктәп була, 2011 елда аның бинасында “Ләйсән” балалар бакчасы ачыла.

Мәдәният йорты һәм китапханә (1985 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2019 елдан), мәчет (1990 еллардан) эшли.

2012 елда янгынга каршы ирекле отряд оештырыла. Төзекләндерелгән “Кизләү” чишмәсе бар.

2010 елда авыл “Татарстан Республикасының иң төзек авылы” конкурсында җиңүче булып таныла.

Күренекле кешеләре

Л.М.Ишимова (1922 елда туган) – патофизиолог, аллерголог, медицина фәннәре докторы, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, “Почет билгесе” ордены кавлеры;

Г.Г.Йосыпова (1973 елда туган) – фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, химия фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясе Казан Гыйльми үзәгенең Органик һәм физик химия институты хезмәткәре (1997 елдан).

Халык саны

1782 елда — 128 ир заты;
1859 елда — 610,
1897 елда — 1151,
1908 елда — 1341,
1920 елда — 1416,
1926 елда — 935,
1938 елда — 1153,
1949 елда — 1017,
1958 елда — 867,
1970 елда — 794,
1979 елда — 685,
1989 елда — 581,
2002 елда — 522,
2010 елда — 430,
2018 елда — 463 кеше (татарлар).