Эчтәлек

Татарстан территориясендә зур тарихи кыйммәткә ия шактый күп хәзинәләр табылган. Иң элгәреләре бронза һәм элгәреге тимер гасыры чорларына нисбәт ителә (мәсәлән, Әлмәт районында Дербедень бронза эшләнмәләр хәзинәсе).

Болгар чорына караган хәзинәләрнең күпчелек өлеше, нигездә, зәркән эшләнмәләр һәм акчалардан гыйбарәт; мәсәлән, Көнбатыш Кама аръягында Бутаиха хәзинәсе, болгар осталарының Юеш Көрнәле (Кочнаевский) һ.б. зәркән эшләнмәләре хәзинәләре табыла. Татарстан территориясендә 20 дән артык көмеш дирһәмнәр (X йөзнең 2 нче яртысы — XI йөз башы) хәзинәләре, республиканың көнчыгышында — Урта Азиядән һәм Ираннан китерелгән Репьевка (IX йөз) һәм Мәлкән (XIII йөз) көмеш савыт-саба хәзинәләре табыла. Җүкәтау хәзинәсе, Карашәм хәзинәсе һ.б., 25 меңгә якын җүчиләр акчаларыннан торган Каратун хәзинәсе (кайбер галимнәр аны Туктамыш хан казнасы дип саный) Алтын Урда чорына карый.

Әдәбият

Даркевич В.П. Художественный металл Востока. М., 1976; 

Клады: состав, хронология, интерпретация. СПб., 2002.

Автор — Е.П.Казаков