Эчтәлек

Биографиясе

1941 елның 12 сентябре, Яшел Үзән шәһәре — 1997 елның 7 гыйнвары, шунда ук.

Казан авиация институтын тәмамлый (1978).

1961–1973, 1975–1989 елларда Казан хисаплау системалары ҖБдә эшли: мастер, инженер-технолог, цех җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе, баш технолог (1977 елдан), директор урынбасары (1986 елдан).

1973–1975 елларда Казан хисаплау техникасы фәнни-тикшеренү һәм технология институтында производство җитәкчесе.

1989–1993 елларда «Казан газ аппаратуралары заводы» АҖдә баш инженер урынбасары.

Дәүләт бүләге ЭВМның бердәм системасын эшләгәне, аны җитештерүне гамәлгә куйганы һәм халык хуҗалыгында куллануга керткәне өчен бирелә.

ВДНХның бер алтын, ике көмеш, бер бронза медале белән бүләкләнә.