Тарихы

XIX йөздә нигез салына. 1861 елга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 104 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ульянково волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 17 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Надеждино авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда поселокта “Путаев” колхозы оештырыла, соңрак “Искра” колхозы (Надеждино авылы) составына керә.

Поселок янында төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1859 елда – 79,
1897 елда – 154,
1908 елда – 164,
1920 елда – 192,
1926 елда – 196,
1958 елда – 112,
1970 елда – 72,
1979 елда – 55,
1989 елда – 16,
2002 елда – 7 кеше (руслар),
2010 елга – даими яшәүчеләр юк.