Татарстан Республикасының хәзерге Аксубай районы территориясендә, Нурлат тимер юл станциясеннән – 47 км, Чистай пристаненнан 78 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Аксубай районы Николаевка авыл советы, 1948 елдан – Яңа Тимошкино авыл советы, 1963 елдан – Октябрь районы Яңа Тимошкино авыл советы, 1966 елдан Аксубай районы Яңа Тимошкино авыл советы составында.

Халык саны – 191 кеше (1930 ел, руслар), 260 кеше (1939 ел, руслар), 186 кеше (1956 ел, руслар), 28 кеше (1978 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1978 елдан соң телгә алынмый.