Кече Мишә елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 31,5 км, бассейнының мәйданы 255 км2. Саба районы территориясеннән ага. Елга башы Кукмара районы Яңа Комар авылыннан 1,7 км көньяк-көнчыгыштарак урман массивында, тамагы Саба районы Сабай авылыннан 2 км төньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 89 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Мишәнең 0,3 тән алып 10,8 км га кадәр озынлыктагы 25 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,21 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнында еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 119 мм, ташу вакытында су катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Мишә ноябрь ахырында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,2 м3/с.

Язын суы йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.