Эчтәлек

Атама Ломоватовка елгасы (Кама елгасы кушылдыгы) исеменнән алынган. Археологик культура комплексы буларак, А.А.Спицын һәм А.В.Шмидт тарафыннан аерып күрсәтелә, атамасы 1950 елларда В.Ф.Генинг башкарган тикшерү эшләреннән соң беркетелә.

Ломоватово культурасы истәлекләре Ижевск һәм Пермь археологлары Р.Д.Голдина, А.М.Белавин тарафыннан өйрәнелә. Полом археологик культурасы тарихи-мәдәни комплексына якын.

Фин-пермь һәм угор кабиләләре калдырган дип фараз ителә. X йөзнең 2 нче яртысында Ломоватовка кабиләләренең бер өлеше Урта Идел буена күчеп урнаша, болгар халкын һәм аның культурасын формалаштыруда катнаша.

Ломоватово культурасы кабиләләре китмәнле игенчелек, терлекчелек, сунарчылык, балыкчылык белән шөгыльләнә; тимер металлургиясе белән таныш була. Ломоватово культурасы халкы яшәгән территориядә баусыман һәм тараксыман бизәкләр төшереп эшләнгән йомры төпле керамик савытлар табып алына. Курган һәм чокырларга мәетләр җирләү үзенчәлекле ритуал буенча башкарыла.

Татарстан территориясендә Ломоватово культурасы истәлекләре Минзәлә районында табыла. Аның элементлары IX–X йөзгә нисбәтле күпчелек болгар каберлекләренә хас. Танкеевка каберлегендә Ломоватово культурасы һәм аңа якын Полом культурасына караган йөзләрчә кабер өйрәнелә. Каберләрдә әвәләп ясалган, тараксыман һәм баусыман бизәкләр төшерелгән йомры төпле керамик савыт ватыклары, кораллар, бизәнү әйберләре һ.б. табыла. Керамика, табыну әйберләре, мәет битлекләре Урал-Кама яны угор халыкларының культурасының башка предметлары белән охшаш.

Әдәбият 

Голдина Р.Д. Ломоватовская культура в Верхнем Прикамье. Ижевск, 1985;

Казаков Е.П. Культура ранней Волжской Булгарии. М., 1992. Автор — Е.П.Казаков