Эчтәлек

1853 елда Идел елгасы һәм аның Тверь, Рыбинск һәм Ярославль шәһәрләре арасындагы кушылдыкларында пароходлар йөртү максатыннан оештырыла.

Гамәлгә куючылары: Россия флотының отставкадагы капитаны В.А. фон Глазенап һәм титуляр советник М.Г.Бехагель фон Адлерскрон.

Пароходлар, башлыча, Бельгиянең «Коккериль» заводында төзелә. Компаниянең 1850 елларда – 20, 1862 елда – 25, 1870 еллар уртасына 38 пароходы («Товарищ», «Дриада», «Курьер», «Быстрый», «Гонец», «Депеша», «Джон Коккериль», «Казань», «Астрахань», «Владимир Глазенап» һ.б.) була.

1880 еллардан Америка пароходлары тибындагы ике палубалы пароходлар («Вера», «Великая княгиня Мария Павловна» һ.б.) файдаланыла башлый; судноларының зур йөк күтәрешлелеге һәм югары тизлеге компаниягә көндәшләре алдында өстенлек бирә.

1912 елда «Самолет» тарафыннан 937622 сумлык йөк ташыла. 1857 елда «Самолет» пароходлары Казанга кадәр килә башлый. Түбән Новгородтан Казан аркылы Әстерханга рейслар ясаучы суднолар ике линия тәшкил итә: беренчесе – куәте кимрәк «Самолёт», «Жуковский» пароходлары, икенчесе – Америка тибындагы «Тургенев», «Некрасов», «Пушкин» һ.б. пароходлар (1890 еллар ахыры).

«Самолет» 1918 елның гыйнварында национализацияләнә. Пароходларның күбесе совет елга флотында 1960 еллар башына кадәр хезмәт итә; «Спартак» («Великая княжна Татьяна Николаевна»), «Володарский» («Великая княжна Ольга Николаевна») 1990 елга кадәр файдаланыла.

Әдәбият

Пароходное общество «Самолёт»: Очерк 50-летней деятельности. 1853–1903 г. СПб., 1903.

Речное судоходство в России. М., 1985.

Автор – В.А.Шагалов