Административ-территориаль буйсынуы

1920 еллар башында нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Бәйрәкә волостена керә.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Кәрәкәшле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Акчишмә» колхозы оештырыла, 1950 елдан – «Гигант» колхозы (үзәк утары – Кәрәкәшле авылы), 1959 елдан – Киров исемендәге колхоз (үзәк утары – Кәрәкәшле авылы), 1993 елдан – «Кәрәкәшле» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, 1995 елдан – «Кәрәкәшле» күмәк хуҗалыгы, 2011 елдан – «Кәрәкәшле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Мәгариф

1944–1975 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1926 елда – 228,
1938 елда – 205,
1949 елда – 204,
1958 елда – 192,
1970 елда – 184,
1979 елда – 108,
1989 елда – 65,
2002 елда – 46,
2010 елда – 31,
2020 елда – 26 кеше (татарлар).