Биографиясе

1917 елның 17 октябре, Казан – 2003 елның 7 апреле, шунда ук.

Татар сәнгать техникумының театр бүлеген тәмамлаганнан соң (1936 ел), Татар академик театры труппасына кабул ителә, 1964–1975 елларда шул театрның директоры була.

Иҗаты

Р.Г.Җиһаншина иҗатының башлангыч чорында иҗат ителгән образлары – тормыштагы катып калган иске гадәтләргә каршы көрәшүче, тирән хисләргә бирелүче Надя («Дошманнар», М.Горький, 1936 ел), үз эшенә чын күңелдән бирелгән ветеринар табибы Людмила («Мактаулы заман», Т.Гыйззәт, 1936 ел), энергиясе ташып торган, эшчән-булган Нәфисә («Дәүләт Бәдриев», Г.Иделле, 1937 ел), тыйнак, сөйкемле кыз Гөлчирә («Ташкыннар», Т.Гыйззәт, 1937 ел), кырыс табигатьле, максатына ирешүчән Лена («Чик сакчылары», В.Н.Билль-Белоцерковский, 1937 ел) – актрисага яшь ягыннан да, тормыш тәҗрибәсе ягыннан да бик якын торган кызлар, аларда энтузиазм, комсомол дәрте кайнап тора, һәм алар шул чорның яшьлеген чагылдыралар. Р.Г.Җиһаншина аларның һәрберсен яратып, тормышчан итеп уйный.

Халык батыры Мәрьям (Н.Исәнбәтнең шул исемле пьесасы буенча куелган спектакль, 1943 ел), тыл фидакаре Гайни («Миңлекамал», М.Әмир, 1944 ел) – Р.Г.Җиһаншина башкаруында шул чорның героизм идеяләре белән сугарылган.

Аннан соңгы елларда Р.Г.Җиһаншина аерылып торган, үзенчәлекле характерлы актриса буларак формалаша. Аның төп рольләре арасында: Туганым, Гөлҗиһан («Банкрот», Г.Камал, 1944, 1962 еллар), Бәрбәрия, Гөлчирә («Чын мәхәббәт», «Ташкыннар», Т.Гыйззәт, 1948, 1949 еллар), Заһирә («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин, 1956 ел), Зәйнәп («Фатыйма Сабри», С.Җамал, 1967 ел), Фәйрүзә, Мәчтүрә, Тәңкәбикә («Ялгыз каен», «Җырланмаган җыр», «Ай тотылган төндә», М.Кәрим, 1951, 1962, 1965 еллар), Зөбәрҗәт («Югалган матурлык», Һ.Такташ, 1956 ел), Зөһрә («Таң атканда», Ш.Шаһгали, 1959 ел), классик драматургия әсәрләрендә – Коринкина, Смельская («Гаепсездән гаеплеләр», «Талантлар һәм аларга баш иючеләр», А.Н.Островский), Надежда, Клеопатра («Варварлар», «Дошманнар», М.Горький), Беатриче («Ике хуҗаның хезмәтчесе», К.Гольдони), Тизба («Анджело», В.Гюго) образлары бар.

А.Гыйләҗевнең «Эңгер-меңгер» әсәре буенча куелган спектакльдәге (1971 ел) Зөһрә, Т.Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендәге Хәмдебану (1976 ел), «Моңлы бер җыр»дагы Ана (1981 ел) образлары эчке кичерешләрнең психологик тирәнлеге белән аерылып торалар. Актриса алардагы әдәплелек, саф күңеллелек, олы җанлылык хисләрен тормыштагы хәлләр белән бергә үреп, бу образларны гомумиләштерелгән символик югарылыкка күтәрә.

Эшлекле, инициативалы, оештыру сәләтенә ия Р.Г.Җиһаншина берничә мәртәбә җәмәгать органнарына сайлана.

Бөек Ватан сугышы елларында фронтта концерт бригадалары белән чыгышлар ясый. Театр директоры буларак, коллективның иҗат тормышын тамырдан яңартуга ирешә.

1970–1988 елларда Бөтенроссия театр җәмгыятенең (ВТО) Татарстан бүлеге идарәсе (хәзер Театр эшлеклеләре берлеге) рәисе була. Сәхнә ветераннары өчен хәйрия ярдәме фонды «Инсаният»кә нигез сала (1991 ел), пьесалар, истәлекләр авторы.

1966–1974 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.

Р.Г. Җиһаншина Смельская ролендә ("Талантлар һәм баш иючеләр", А.Н. Островский)

Р.Г.Җиһаншина Императрица Екатерина ролендә ("Канкай углы Бахтияр", Т.Миңнуллин, сулда Һ. Солтанов)

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Кyңелем түреннән. Казан, 1991;

Тормышым минем — театр. Казан, 1997;

Сәхнә. Казан, 2000.

Әдәбият

Народные артисты. Казань, 1980;

Илялова И. Театр имени Камала. Казань, 1986;

Данилова Г., Корнева О. Отцы и дети // Театральная жизнь. 1993. № 7.

Автор – Д.Ә.Гыймранова