- РУС
- ТАТ
(латин теленнән stratum – катлам, түшәү һәм ...графия), геология бүлеге
Тау токымнары формалашу эзлеклелеген һәм аларның беренчел фәзаи урнашуын өйрәнә.
Тарихи геология, палеонтология, геохронология, литология, утырма файдалы казылмалар геологиясе белән тыгыз бәйләнештә. Бу фәннәрнең алымнарын, шулай ук климат-стратиграфик, геохимик һәм геофизик алымнар куллана.
Стратиграфиянең төп бурычы – тау токымнарының стратиграфик бүленеше эзлеклелеген һәм үзара бәйлелеген күрсәткән, җир кабыгының тарихи үсеше этапларын чагылдырган стратиграфик шкала төзү.
Гомуми һәм төбәк стратиграфияләре аерып йөртелә.
Стратиграфиянең фән буларак үсеп китүе XVII йөз башында, Дания галиме Н.Стено тау токымнарының эзлекле рәвештә катламлану законын ачканнан соң башлана.
XIX йөздә төп геологик системалар бүленә, аларның эзлеклелеге билгеләнә, гомуми җыелма стратиграфия шкаласы төзелә.
XIX йөз ахырында – XX йөз башында гомуми шкала интервалларын детальләштерү үткәрелә, руда һәм нефть интерваллары аерып күрсәтелә.
Татарстан территориясенең геологик төзелешен өйрәнә башлау XVIII йөз уртасына туры килә, һәм ул П.С.Паллас, И.И.Лепёхин исемнәре белән бәйле.
Россиянең Көнчыгыш Европа өлешен геологик өйрәнү материаллары буенча Р.И.Мурчисон гомуми стратиграфик шкалага яңа Пермь системасын кертә (1841), Н.А.Головкинский – фациаль стратиграфик тикшеренү алымнарын (1868), М.Э.Ноинский ритмостратиграфия алымнарын (1920 еллар) эшлиләр.
XX йөзнең икенче яртысында
төбәк стратиграфик схемалары җентекләп өйрәнелә.
Стратиграф-палеонтологлар һәм палеоботаниклар организмнарның аерым төркемнәре буенча зона схемаларын булдыру белән бер үк вакытта киселешләр бүлгәләнүен ачыклыйлар (Н.К.Есаулова, Т.А.Кузнецова, М.Г.Солодухо, В.В.Силантьев, Л.С.Тузова, В.Г.Халымбаджа һәм башкалар).
Дөньякүләм стандартлар буларак югары Пермь киселешләрен палеоботаник нигезләү үткәрелә, Идел-Урал бассейнының югары Пермь стратотипларына комплекслы сыйфатлама бирелә (Н.К.Есаулова, И.Я.Жарков). Югары Пермьнең терек палеомагнит киселешләре тикшерелә, АКШ, Көнбатыш Европа, Кытай һәм дөньяның башка төбәкләрендәге утырмалар белән корреляция үткәрелә (В.П.Боронин, Б.В.Буров, А.С.Борисов, Д.К.Нургалиев).
Стратиграфик киселешнең рудалы, нефть-газлы интерваллары аерым күрсәтелә (У.Г.Дистанов, Е.И.Тихвинская, Р.Х.Мөслимов һәм башкалар).
Татарстан территориясе стратиграфиясен нигезле тикшеренүләр «Татарстан геологиясе: Стратиграфия һәм тектоника» («Геология Татарстана: Стратиграфия и тектоника», Москва, 2003; ТР Дәүләт бүләге, 2005) монографиясендә тупланган. ТР территориясендә билгеләнгән төп стратиграфик бүлекчәләрнең чагылышы һәм утырмаларның абсолют яше таблицада бирелгән.
Татарстанда стратиграфия буенча тикшеренүләр Казан университетында, ЦНИИгеолнеруд, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте һәм башка оешмаларда үткәрелә.
1998 елда Казанда «Идел буеның югары Пермь стратотиплары» дигән Халыкара симпозиум үтә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.