Якынча 100 төре билгеле, ике ярымшарның да уртача поясында таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре — ак томалан (Choiromyces meandriformis) Идел алдында һәм Көнбатыш Кама алдында, берәрләп яки төркемләп очрый. Имән, юкә, каен, чикләвек, миләш һәм башка катнаш яфраклы урманнарда үсә.

Үрчү өлеше бүлбесыман, массасы 500 г га кадәр һәм артыграк та, диаметры 5–15 см га кадәр. Үрчү өлешенең өслеге төерчекле-җыерчыклы, саргылт-ак, соңрак коңгырт төскә керә, шома, урыны белән яргаланган. Йомшагы корырак, киселгән урынында башта ак, аннары бормалы саргылт-коңгырт сеңерле соргылт-ак төскә керә; хуш исле. Микориза тудыручы. Җир астында 8–10 см тирәнлектә үсә. Җир өслегенә бик сирәк чыга. Споралары үрчү өлешенең эчендә барлыкка килә, туфрак һәм җир казучы хайваннар белән күчә.

Ашарга яраклы гөмбә.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).