Биографиясе

1839 елның 11 июне, Гродно губерниясе Бельск шәһәре – 1906 елның 5 сентябре, Казан).

Е.В.Адамюк 1863 елда Казан университетын тәмамлый, шунда ук эшли. Медицина факультетының күз клиникасын оештыручы һәм 1870–1902 елларда күз авырулары кафедрасы мөдире, профессоры (1871).

Аның шәкертләре: А.Т.Агабабов, В.В.Чирковский, К.Х.Орлов, В.Н.Иванов, И.И.Чистяков.

Хезмәтләре күзнең эчке кан әйләнешенә һәм басымына, глаукома, трахомага карый.

Е.В.Адамюк беренче булып күз пәрдәсенең тамырлы тышчасында кан йөреше бозылудан трахома барлыкка килүен дәлилли.

Хезмәтләре

Практическое руководство к изучению болезней глаза. Казань, 1881.

Болезни светоощущающего аппарата глаза. Казань, 1897.

Әдәбият

Памяти Емилиана Валентиевича Адамюка, профессора офтальмологии в Казанском университете. Казань, 1906.

Некролог // Вестник офтальмологии. 1906. Т. 23, № 5.

Адамюк и его заслуги перед отечественной офтальмологией // Советская медицина. 1957. № 5.

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч. 2.