Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Шүрнәк исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук читкә китеп эшләү кәсепчелеге тарала.

1890 елда авылда бер класслы чиркәү-приход  мәктәбе ачыла (вакытлыча алынган йортта урнаша, 1920 елда анда 50 ир бала, 6 кыз бала укый).

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 1521 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волостенда, 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Олы Шүрнәк авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елда  Чапаев исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1958 елда “Правда” колхозы (Олы Шүрнәк авылы) составына керә. 1970 елда аның җирлегендә “Киров” совхозы булдырыла. 1995 елдан авыл “Шүрнәк” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1970 еллар уртасына кадәр авылда башлангыч мәктәп, 1980 еллар ахырына кадәр клуб эшли.

Халык саны

1887 елда – 537,
1920 елда – 732,
1926 елда – 780,
1938 елда – 591,
1949 елда – 357,
1958 елда – 265,
1970 елда – 291,
1979 елда – 112,
1989 елда – 58,
2002 елда – 39,
2010 елда – 28,
2017 елда – 27 кеше (керәшен татарлар – 94%, руслар – 6%).