Баулы районы Салих авылыннан төньяк-көнчыгыштарак. Кунна елгасы (Югары Кандыз елгасының сул кушылдыгы) үзәненең уңъяк сөзәклегендә известьле токымнардан торучы калкулыклы участокны били.

1989 елда билгеләнә. Мәйданы 30 га.

Ташлы, куакчыл, болын-дала төркемнәре үсемлекләре үсә. 220 дән артык үсемлек, шуның 72 се ТРның Кызыл китабына кертелгән: татар катраны, эре чәчәкле тәңкәяфрак, ике башаклы тау тамыры, Альп арыш гөле, сырлы вайда (биредә генә очрый) һәм башкалар.

Тәңкәканатлыларның сирәк төрләре яши.