Биографиясе

1932 елның 3 гыйнварында Түнтәр районы Балтач авылында туган.

1954 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Красавино шәһәрендә (Вологда өлкәсе) мәктәптә укыта.

1955 елдан Удмурт педагогика институтында, 1965 елдан Ижевск механика институтында, 1966 елдан Тамбов химия машиналары институтында.

1975 елдан Пермь политехник институтында (хәзер Пермь техник университеты), «Функциональ-дифференциаль тигезләмәләр» фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе (1994 елдан).

Л.Ф.Рәхмәтуллина сызыкча функциональ-дифференциаль тигезләмәләрнең гомуми теориясен төзи; сызыкча кырый мәсьәләләрнең гомуми чишелешен формалаштыра, аларда грин операторының үзлекләрен өйрәнә, кырый мәсьәләләр чишелешенең параметрларга өзлексез бәйлелеге шартларын таба; абстракт функциональ-дифференциаль тигезләмә теориясен эшли (бергәләп).

Хезмәтләре

О канонических формах линейных функционально-дифференциальных уравнений // Дифференциальные уравнения. 1975. Т. 11, № 12.

Введение в теорию функционально-дифференциальных уравнений. М., 1991 (автордаш).

Элементы современной теории функционально-дифференциальных уравнений: Методы и приложения. М.–Ижевск, 2002 (автордаш).

On the integral representation of the Green operator // Functional Differential Equations. 2004. V.11, № 3–4.