Биографиясе

1944 елның 24 сентябре, Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәре – 2007, Мәскәү шәһәре.

Мәскәү өлкә педагогика институтын тәмамлый (1971).

Спорт белән 1960 елда Түбән Тагилда шөгыльләнә башлый (тренеры – А.Кильчевский).

1964–1969 елларда «Труд» (Свердловск), 1969 елдан «Динамо» (Мәскәү) командаларында уйный. 1966–1975 елларда СССР җыелма командасы әгъзасы. СССР (1970–1973, 1975, 1977), Европа (1967, 1971), дөнья (1970), Олимпия уеннары (1968, 1972) чемпионы; дөнья чемпионатында көмеш медаль ала (1974); Европа чемпионнары Кубогы (1969–1972), дөнья Кубогы (1973) иясе.

1969 елдан Мәскәүдә, тренер-укытучы булып эшли.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.