Мәкаләдә татар театр сәнгатендә барлыкка килгән вакытыннан безнең көннәргә кадәр булган романтизм тенденцияләре өйрәнелә, репертуарда, актерлар уенында, режиссёр эшендә аларның чагылышы тикшерелә. Татар театрында романтизм стиле эволюциясе тарихи процесслар шартларында күрсәтелә. Гасыр башында романтизм чыганагы булып тәрҗемә әсәрләре хезмәт итсә (Шиллер, Һейне, Нариманов) һәм Европа һәм Азәрбайҗан сәнгате йогынтысы зур әһәмияткә ия булса, нәтиҗәдә романтизм тенденцияләре татар театрында да үзләрен ышанычлырак күрсәтә  башлыйлар. Бу драматургиядә дә (Һ.Такташ, М.Фәйзи, К.Тинчурин әсәрләрендә), М.Мутин, Ш.Шамильский, Ф.Ильская кебек сәхнә осталарының актерлык иҗатында да ачык күренә. Романтизм юнәлеше хәзерге татар театрында да кирәкле һәм уңышлы булып кала.

Сылтама ясау өчен: Салихова А.Р. Романтические тенденции в татарском театре // Научный Татарстан. 2012. №1. С.195–201.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Айгөл  Рөстәм кызы Салихова, филология фәннәре кандидаты.