Тарихы

1680 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, 2 су тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1324 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кече Кирмән волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Урта Кирмән авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Алга” колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Н.Насыйбуллин). 1941–1950 елларда авыл ике колхозга бүленә – “Татлы су” һәм “Алга”, 1951 елда – “Алга” колхозына “Яктылык” колхозы (Алан авылы), 1958 елда “Доброволец” колхозы (Арташка авылы) берләштерелә. 1959 елдан авыл – Киров исемендәге колхозның үзәк утары (Арташка, Колотаевка (хәзер юк), Алан авыллары). 1994 елдан – “Игенче” күмәк предприятиесе, 1998 елдан “Шакирҗанов Д.Ф.” крәстиян-фермер хуҗалыгы составында.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1935 елда – җидееллык, 1968 елда урта мәктәп (1973 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында 1992 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, экспозициясе мәктәп, авыл тарихына, халык һөнәрчелегенә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышлана (оештыручысы һәм җитәкчесе – Р.М.Хәйруллин).

Авылда китапханә (1928 яисә 1936 елдан, 1985 елдан мәдәният йорты бинасында), мәдәният йорты (1949 елда клуб буларак ачыла, 1985 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1983 елдан, 2014 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1972 елдан, 1986 елдан мәдәният йорты бинасында), “Ханкирмән” мәчете (1994 елдан) бар.

Авыл янында төзекләндерелгән “Изгеләр чишмәсе”, “Алтын базы” чишмәләре бар (икесе дә – 2016 елда).

Авыл янында археология истәлекләре ачыклана: Кирмән авыллыгы (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге), Кирмән шәһәрлеге (Монголларгача һәм Алтын Урда чоры Болгар истәлеге), XIV йөзнең беренче яртысына нисбәтле эпиграфик ядкәрләре булган I һәм II Кирмән зиратлары (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге).

Халык саны

1782 елда – 107 ир-ат;
1859 елда – 566,
1897 елда – 1202,
1908 елда – 1378,
1920 елда – 1394,
1926 елда – 1312,
1938 елда – 1219,
1949 елда – 850,
1958 елда – 819,
1970 елда – 876,
1979 елда – 682,
1989 елда – 542,
2002 елда – 476,
2010 елда – 412,
2017 елда – 364 кеше (татарлар).