1894 елның 10 апреле, Ташкент — 4.10.1938, елның 4 октябре, шунда ук.

1912 елда рус-җирле халыклар мәктәбен тәмамлагач, приказчик булып эшли.

1919 елдан үзбәк газета һәм журналларында әдәби хезмәткәр, корректор.

1923–1924 елларда Журналистика институтында укый (Мәскәү).

Беренче шигырьләре һәм публицистик мәкаләләре 1913–1915 елларда «Садои Туркистон» («Төркестан авазы»), «Сәмәрканд» үзбәк газеталарында һәм «Айна» («Көзге»), «Муштум» («Йодрык») журналларында басыла.

Татар периодик матбугаты һәм әдәбияты белән 1912 елда таныша. Үзбәкләрнең элекке тормышын чагылдырган «Азгынчы» («Жувонбоз», 1915) исемле беренче хикәясен Кадыйри татар мәгърифәтчеләренә, аеруча З.Бигиевкә ияреп яза. «Муштум» журналы битләрендә урын алган очерк, хикәя, фельетоннарында Г.Тукай, Ф.Әмирханнарның сатирик традицияләре үзен нык сиздерә. «Беркем дә белмәсен» (1921) комедиясе — М.Фәйзинең «Яшьләр алдатмыйлар» пьесасының өлешчә үзгәртелгән варианты.

Кадыйринең төп әсәрләреннән саналган «Үткән көннәр» («Утган кунлар», Ташкент, 1925; татарчага тәрҗемәсе 1959) һәм «Михраб чаяны» («Мехробдан чаён», Ташкент, 1929; русчага тәрҗемәсе «Скорпион из алтаря», М., 1964) романнарында Г.Ибраһимовның романтик прозасы йогынтысы сизелә.

«Калфак Мәгъсүмнең хатирә дәфтәреннән» («Калвак Махзумнинг хотира дафтаридан») исемле сатирик хикәясе һәм «Үткән көннәр» романыннан өзекләр Казанда 1930 елда «Үзбәк антологиясе»ндә З.Бәшири тарафыннан бастырыла.

Әдип Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасын үзбәкчәгә тәрҗемә итә.

1936 елда Кадыйри, үзбәк делегациясе әгъзасы буларак, Казанда, Казан арты авылларында була. К.Нәҗми, Ф.Бурнаш, К.Тинчурин, Х.Туфан белән очраша.

Нахакка репрессияләнә. 1956 елда аклана.

Әсәрләре

Кичик асарлар. Тошкент, 1969.

Әдәбият

Кошчанов М. Жизнь. Характеры. Мастерство. Таш., 1963;

Турдыев Ш. Тукай и узбекская литература // Габдулла Тукай. К., 1979;

Алиев А. Абдулла Кодирий. Тошкент, 1967;

Кушжонов М. Кодирий — эрксизлик курбони. Тошкент, 1992.

Автор — Р.К.Ганиева