Биографиясе

1914 ел, Харьков губернасы, Голубовка бистәсе, хәзерге Украина Республикасы Кировск шәһәре – 1947 елның 11 декабре.

Лисичанск тау сәнәгате техникумын (Ворошиловград өлкәсе), кече командирлар мәктәбен (1936), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1941, Мәскәү) тәмамлый.

1931–1932 елларда «Пишмаш» заводында (Казан) эшли.

1936 елдан Кызыл Армиядә. Посьетск чик сакчылары отрядының маневрлы төркемендә отделение командиры, Хәсән күле янында япон милитаристлары белән бәрелешләрдә (1938) катнаша. 1938 елның 1 августында Заозерный биеклеген алу өчен барган бәрелештә батырлык күрсәтә.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, Көнбатыш фронтта тылны саклаучы чик буе подразделениесенең отделение командиры. Сугыштан соң Совет Армиясендә командирлык вазифаларын башкара.

1947 елда Токиода Япония хәрбиләрен хөкем итү мәхкәмәсе утырышларында катнаша. Шуннан кайтышлый авиация һәлакәтендә һәлак була.

Бүләкләре

Ленин, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләре белән бүләкләнә.

Әдәбият

Рәкыйпов Ш.Җ. Таңнар һаман матурмы? Казан, 1999.

Батырлар китабы – Книга героев. Казан, 2000.

Герои Хасана. М., 1939.

Богданов В.Н., Попов В.Т. Золотые звезды дальневосточных пограничников. Хабаровск, 1968.

Кузнецов И.И., Джога И.М. Первые Герои Советского Союза (1936–1939). Иркутск, 1983.