Биографиясе

1946 елның 10 ноябре, Чаллы шәһәре – 2021 елның 17 августы, Уфа шәһәре.

1968 елда – Пермь хореография училищесен (педагог Ю.Плахт), 1990 елда Дәүләт театр сәнгате институтын (Мәскәү) тәмамлый.

1969–1990 елларда Татар опера һәм балет театры солисты.

1990 елдан – Башкорт опера һәм балет театры, 1991 елдан – М.Глинка исемендәге Чиләбе опера һәм балет театры, 1993 елдан А.Пушкин исем. Түбән Новгород опера һәм балет театры педагог-репетиторы.

1994–2000 елларда һәм 2003 елдан Уфа хореография училищесе һәм бер үк вакытта Башкортстан Республикасының Ф.Гаскәров исем. Дәүләт академия халык биюләре ансамблендә педагог.

2000–2003 елларда Мисыр балет академиясендә (Каһирә).

2005 елдан Башкорт педагогика университетының хореография кафедрасында укыта.

Иҗаты

Н.С. С ә р в ә р о в Былтыр ролендә («Шүрәле», Ф. Яруллин). 1970

Ганс, Конрад («Жизель», «Корсар», А.Адан), Меджа («Сильфида», Х.Левенсхольд), Ротбарт, фея Карабос («Аккош күле», «Йокыга талган гүзәл», П.Чайковский), Тореро («Дон Кихот», Л.Минкус), Тореадор («Кармен-сюита», Ж.Бизе-Р.Щедрин), Былтыр («Шүрәле», Ф.Яруллин) партияләрен башкара.