- РУС
- ТАТ
Шыяның (Вятка елгасы бассейны) сул кушылдыгы.
Озынлыгы 19,4 км, бассейнының мәйданы 106 км2. Елга башы Кукмара районының Хәсән поселогыннан көньяктарак, тамагы Мамадыш районының Тулбай авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 76 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 26%.
Баш-Арбаш елгасының 1,1 дән алып 9,3 км га кадәр озынлыктагы 7 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,62 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 1-3 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 110 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,11м3/с.
Язын суы йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.
Баш-Арбаш бассейнында ТРның табигать истәлеге Порфирьев ак чыршылыгы урнашкан.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.