Биографиясе

1929 елның 15 мае, Тәтеш шәһәре – 2004 елның 9 июне, Казан.

Казан педагогика институтын тәмамлый (1951 ел).

1954–1980 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалында Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли.

1980–1990 елларда фәнни коммунизм кафедрасы мөдире, 1990–1996 елларда Казан медицина университетында сәяси тарих һәм социология кафедрасы профессоры.

1996 елдан Мәскәү коммерция университетының Казан филиалында: 1997 елда дөнья игътисады кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре комсомол тарихына, авыл хуҗалыгын коллективизацияләүгә, Татарстанның социаль-игътисадый үсеше проблемаларына карый.

А.М. Җәләлев «Татария в борьбе за победу пролетарской революции» (1957 ел), «Татария в период Великой Отечественной войны» (1963 ел), «Коллективизация сельского хозяйства Татарской АССР 1927–1937» (1968 ел) документлар җыентыгының төзүчеләрнең һәм мөхәррирләренең берсе.

Хезмәтләре

Комсомол Татарии в бою и труде. Казань, 1968;

Социалистическое преобразование сельского хозяйства в Татарии (1917–1937 гг.). Казань, 1974.