Тарихы

1651 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Казый-Каратал исеме белән билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, мич чыгару, урман, балта эше, йон-тукыма ману кәсепчелеге таралган була.

XIX йөз башында монда мәчет, 1 су һәм 2 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, 2 йон-тукыма ману остаханәсе, 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 762,5 дисәтинә тәшкил итә.

Авылда шулай ук керәшен татарлар яши (22 кеше).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Иске Барыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Тәтеш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Иске Казиле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елда «Дөрес юл» колхозы (Иске Казиле авылы) белән зурайтылган Ленин исемендәге колхозга берләштерелә (башта үзәк утары – Иске Казиле авылында, 1950 еллар ахырыннан Каратал авылында урнаша), 1993–2002 елларда – Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2003–2013 елларда – «Кама Тамагы» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча «Олы Кариле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Ленино» мегафермасында (инвесторы – «Кызыл Шәрекъ» агрохолдингы), шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

2010 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп була. Фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты (1959 елдан), китапханә (1982 елда Атабай авылыннан күчерелә), мәчет (1997 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Көмеш моңнар» фольклор иҗат коллективы (2000 елдан), «Яшьлек» вокаль иҗат коллективы (2009 елдан) эшли.

Халык саны

1782 елда – 38 ир-ат;
1859 елда – 375,
1897 елда – 682,
1908 елда – 795,
1920 елда – 756,
1926 елда – 341,
1938 елда – 511,
1949 елда – 407,
1958 елда – 377,
1970 елда – 381,
1979 елда – 306,
1989 елда – 221,
2002 елда – 214,
2010 елда – 217 кеше,
2017 елда – 204 кеше (татарлар).