- РУС
- ТАТ
Татарстанның Питрәч районындагы авыл, Казан –Уфа автомобиль юлы буенда, Питрәч авылыннан 12 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1930 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Питрәч районында. Хәзер – Екатериновка авыл җирлегендә.
1931 елда авылда “Нептун” колхозы оештырыла. 1950 елдан – “Колос” колхозы (“Новая жизнь” колхозы белән бергә, Яңа Никольский авылы), 1958 елдан – Ленин исем. колхоз (үзәк утары – Екатериновка авылы), 1997 елда Ленин исем. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2001–2003 елларда – “Чыты” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы ярдәмче хуҗалыгы эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1950 елларга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли (балалар Екатериновка авылында укыйлар), берара туктап тора соңрак кабат ачылып, өзеклекләр белән 2007 елга кадәр эшли.
Авылда клуб (1980 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (клуб бинасында) бар.
1949 елда – 141,
1958 елда – 161,
1970 елда – 147,
1979 елда – 129,
1989 елда – 83,
2002 елда – 85,
2010 елда – 67,
2020 елда – 59 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.