Тарихы

1645 елга кадәр нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке йомышлы һәм керәшен татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек, сәүдә эше.

1830 елларда җирле керәшен татарлар исламга кайта. Беренче мәхәллә 1835 елга кадәр оештырыла, 1880 елда яңа мәчет төзелә. 1865–1870 елларда икенче мәхәллә мәчете корыла. Өченче мәхәллә 1865 ел тирәсендә барлыкка килә (беренче имам-хатиб – З. Габделваһапов), 1872 елда мәчет төзелә.

XX йөз башында 2 мәдрәсә, 9 бакалея кибете һәм 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 3394 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл ак чехлар тарафыннан камала, 1921–1922 еллардагы ачлыктан зур зыян күрә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Каргалы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан Чистай районында.

Хәзер Иске Роман авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Якты күл» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Д.Мөхәммәтҗанов). Тиздән аның исеме «Комбайн» дип үзгәртелә, ул республикадагы иң зур һәм алга киткән хуҗалыкларның берсенә әверелә.

1958 елда «Каргалы» совхозына кушыла (үзәк утары – Каргалы авылы). 1965 елдан авылда – «Ромашкинский» (аңа шулай ук Исләй, хәзер инде юкка чыккан Сельцо авылы һәм Татар Сарсазы керә), 1974 елдан «Степной» совхозларының үзәк утары урнаша. 1996 елдан авылда – «Степной» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли, 2004 елдан – «Ромашкино» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2005 елдан – «Сарсаз» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан «Чистай Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (бөртекле үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге). Шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Авыл үсешенә хуҗалык җитәкчеләре И.Ф.Гобәйдуллин (1965–1970), М.Г.Гафиятуллин (1982–1994), авыл советы рәисе С.И.Шәрифуллина (1986–2013) зур өлеш кертәләр.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда дүрт еллык башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда – җидееллык (яңа бина төзелә), 1961 елда – сигезьеллык, 1988 елда – урта (типик кирпеч бина төзелә) мәктәп итеп үзгәртелә. 2007 елда мәктәп каршында Р.Г.Нуретдинов тарафыннан К.Тимбикова музее оештырыла; экспозициядә язучының шәхси әйберләре, фоторәсемнәр, документлар, йорт җиһазлары урнаштырыла, даими рәвештә «Тимбикова укулары» уздырыла.

Авылда мәдәният йорты (1975 елдан), китапханә (1944 елдан), «Ромашка» балалар бакчасы (1989 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1950 елдан), «Рамазан» мәчете (1997 елдан, А.Г.Дәминов ярдәме белән төзелә), шулай ук төзекләндерелгән чишмә (1930 елдан, 2007–2014 елларда реконструкцияләнә) бар.

1918 елда ак чехлар тарафыннан атылган кызылармиячеләрнең туганнар каберлеге урнашкан.

Авыл янында, Талкыш елгасы бассейнында көрән төстәге лигнит күмерләр очрый, археология истәлекләре – урлар һәм чокырлар белән камалган зур мәйданлы (20 мең кв.м) болгар шәһәрлеге (монголларгача чор, җирле халыкта «Кәлүш» дип атала), XIV йөзгә нисбәтле 10 кабер ташы сакланган «Ташбилге» зираты табыла.

Күренекле кешеләре

А.Г.Дәминов (1948 елда туган) – РФнең атказанган төзүчесе, РФнең мактаулы нефтьчесе, төбәк тарихчысы;

Ә.Х.Дәүләтшин (1934–2008) – хирург, медицина фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре;

Н.З. Кадыйров (1924–?) – подполковник, язучы, Кызыл Йолдыз, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 74 ир-ат;
1859 елда – 1330,
1897 елда – 2089,
1908 елда – 2356,
1920 елда – 2311,
1926 елда – 1881,
1938 елда – 1803,
1949 елда – 1044,
1958 елда – 842,
1970 елда – 801,
1979 елда – 707,
1989 елда – 636,
2002 елда – 645,
2010 елда – 557,
2021 елда – 456 кеше (татарлар).