Биографиясе

1922 елның 13 феврале, Казан — 1993 елның 27 августы, шунда ук.

Казан сәнгать училищесен тәмамлый (1943). 1944 елдан Казанның мәдәни-агарту учреждениеләре рәссамы, 1951 елдан — Татарстан сәнгать фондында.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1964).

Иҗаты

А.Л.Прокопьев. Зәңгәр яз. 1978

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Лирик пейзажлар остасы.

Үзенең иҗатында Прокопьев Казан сәнгать мәктәбе нигез салган реалистик нәкышь традицияләрен дәвам иттерә һәм үстерә. 1950–1970 еллар дәвамында пейзаж жанрында эшли. Идел буеның елга ландшафтларын чагылдырган әсәрләр иҗат итә. Прокопьев пейзажларының кабатланмас рухын гомуми камера яңгырашы, биек горизонтлы композиция ракурсы, кечкенә формат барлыкка китерә («Яр буенда», 1955; «Мста елгасы», 1957; «Идел яңгырдан соң», 1966; «Язгы җирдә», 1969).

Прокопьев Идел һәм Каманың куәтен, бөеклеген, матурлыгын гаҗәеп итеп сурәтли: «Моркваш» (1956), «Идел Казан янында», «Кама» (икесе дә — 1961), «Иделдә балыкчы кызлар» (1965), «Каспийда» (1966 һәм 1968), «Камада» (1971); Татарстан табигатенең һәм борынгы рус шәһәрләренең тыйнак гүзәллеген ачып бирә: «Баулыда яз», «Урман елгасы» (икесе дә — 1957), «Буа» (1961), «Переславль-Залесский» (1963), «Торжок. Кояшлы көн» (1967), «Селигердагы Осташков шәһәре» (1967), «Васильсурск» (1969). Прокопьев иҗатында Казан аерым урынны алып тора: «Кышкы парк» (1955); «Казан опера театры» (1962); «Шәһәр читендә кыш» (1972). Рәссам шулай ук тематик картиналар жанрында эшли: «Кокушкино почтасы» (1967, М.И.Семёнов белән берлектә), «Эштән кайтканда (Яз)» (1978, Б.И.Майоров белән берлектә), картиналарның сәнгатьчә матурлыгын көчәйтү өчен еш кына пейзажлы (фон) образлар иҗат итә.

Республика (1952 елдан); ТАССРның Мәскәүдә (1957, 1968, 1980–81), Алма-Атада (1962), Ташкентта (1965), Ленинградта (1972), Уфада (1975), Нукуста узган сынлы сәнгать күргәзмәләрендә (1980); зона — «Зур Идел» (1964 елдан 1991 гә кадәр); бөтенсоюз: РСФСР рәссамнары әсәрләре (Мәскәү, 1957) һәм РСФСРның автономияле республикалары рәссамнары (Мәскәү, 1971) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Казанда 1962, 1966 (Л.А.Потягунин белән берлектә), 1972, вафатыннан соң 1994 һәм 2002 елда (ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда) үткәрелә.

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Әлмәт Картиналар галереясында, Чуаш сәнгать музеенда (Чабаксар шәһәре), Төмән өлкә картиналар галереясында, Мурманск өлкә туган якны өйрәнү музеенда саклана.

А.Л.Прокопьев. Кар төшә. 1991

Киндер, майлы буяу. Рәссам гаиләсе милкеме

А.Л.Прокопьев. Иртә яз урманында. 1976

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият  

Выставка работ художника Андрея Лаврентьевича Прокопьева: Каталог. К., 1962;

Выставка произведений Казанского художника А.Л.Прокопьева в связи с 50-летием со дня рождения: Каталог. К., 1974.

Автор — М.Е.Ильина