Биографиясе

1904 елның 1 гыйнвары, Казан губернасы, Спас өязе Катюшино авыл — 1982 елның 14 сентябре, Мәскәү өлкәсенең Щёлково шәһәре.

1921 елдан Черноралинск торф чыгару һәм эшкәртү предприятиесендә (Горький, хәзер Түбән Новгород өлкәсе), 1932 елдан Ярославль өлкәсендә торф чыгару урыннарында эшли.

Бөек Ватан сугышы башында туган авылына кайта. 1942 елның октябреннән Кызыл Армиядә һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында, 530 нчы танк һөҗүменә каршы артиллерия полкының (28 нче армия) туп төзәүчесе. 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Сталинград (1942–1943), Ростов (1943), Белоруссия (1944), Мемель (1944), Варшава-Познань (1945) һәм Берлин (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1945 елның 30 апрелендә

Куммерсдорф торак пункты янындагы (Берлиннан 40 км көньяккарак) сугышта батырлык күрсә. Дошман һөҗүмен кайтарганда, расчёт белән танкны сафтан чыгара, 2 үзйөрешле артиллерия җайланмасын яндыра, дошманның дистәләрчә солдатын юк итә. Расчёттан үзе генә калып, сугышны дәвам итә һәм позицияне саклый.

Демобилизацияләнгәннән соң (1945), Рыбинск шәһәрендә яши һәм эшли, аннан соң Щёлково шәһәренә күченеп китә.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә. Истәлеге

Базарлы Матак авылында бер урам һәм Щёлково шәһәрендә укучылар йорты Филиппов исемен йөртә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин