10 нан артык төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралган. ТР территориясендә 2 төре бар. Гади сары төнбоек (N. lutea) — ара-тирә барлык районнарда, вак сары төнбоек (N. pumila) Көнчыгыш Кама алдында очрый. Агымсыз һәм әкрен агымлы сулыкларда үсәләр.

Гади сары төнбоекның тамырчасы калын, итчел, сары төнбоекныкы — нечкә. Су өслегендә ятучы яфраклары йөрәксыман, йөрәксыман-озынча түгәрәк, калын, өсте ялтырап тора. Чәчәкләре берле, сары, озын чәчәк сапларында, төнгә ябылалар. Яфрак һәм чәчәк саплары тишекле-тишекле, һава каналлары белән тыгыз бизәкләнгән. Үсемлекнең су асты органнарына шушы каналлар ярдәмендә сулау өчен кирәкле кислород керә. Яфрак яки чәчәк сапларын өзү үсемлеккә зур зыян китерә. Җимеше — итчел күп орлыклы яшел, шома тартмачык. Май ахыры – июльдә чәчәк аталар. Җимешләре август–сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Тамырчасында — алкалоид, дуплау матдәләре, яфрак һәм орлыкларында органик кислоталар бар.

Халык медицинасында гади сары төнбоекның чәчәкләре, яфраклары һәм орлыклары төнәтмәсе гомумныгыту һәм бөер, бәвел юллары ялкынсынулары вакытында авыртуны басу чарасы буларак кулланыла.

Сары төнбоек суүсемнәр һәм суга күмелгән үсемлекләрнең үсешен тоткарлый; биологик актив матдәләр бүлеп чыгарып, суның «чәчәк атуына» һәм анда патоген микроорганизмнар барлыкка килүгә каршылык күрсәтә.

Гади сары төнбоекның тамырчасы — инсектицид; су күсесе, кондыз, җофар, су кошлары һәм башкалар өчен азык.

Гади сары төнбоек һәм вак сары төнбоек — декоратив үсемлекләр. Ике төре дә ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Гади сары төнбоек