Эчтәлек

1) Коръәнгә, Сөннәгә, иҗмагъка (мөселман җәмәгатьчелегенең бердәм фикере) һәм кыяска (Коръәнне логик-аналогик аңлату) нигезләнгән мөселман хокукы.

2) Мөселманнарның үз-үзләрен тотышларын һәм үзара мөнәсәбәтләрен көйләүче дини, хокукый, әхлакый һәм этик нормаларны үз эченә алган кагыйдәләр.

Фикъһне үзләштергән дин һәм хокук белгечләре фәкыйһ була.

Фикъһнең башлангыч этабы Мөхәммәд пәйгамбәр (570–632) һәм Гарәп хәлифәлегендәге (661–750) беренче дүрт хәлифә — Әбү Бәкер әс-Ситдыйк (632–634), Гомәр бине Хаттаб (634–644), Госман бине Гаффан (644–656), Гали бине Әбү Талиб (656–661) эшчәнлеге белән бәйле.

Гарәп хәлифәлегендә Өммәвиләр династиясе идарәсе елларында фикъһнең ышанычлы чыганакларын эзләү бара. Алар тарафыннан хәдисләр (Мөхәммәд һәм аның сәхабәләре әйткән сүзләр, карарлар һәм гамәлләр) таныла. Габбасилар идарә иткән чорда (749–1258) хәдисләр бер системага китерелә, алар Коръән һәм Сөннәнең төп нигезләренә яраклы рәвештә сайлап алына. Әш-Шәфигый (820 елда вафат) «әр-Рисалә» дигән трактатында фикъһнең төп категорияләрен формалаштырып, аның үсешенә зур өлеш кертә.

VIII йөз — IX йөзнең беренче яртысында фикъһ мөстәкыйль хокукый дисциплинага әверелә.

VIII–IX йөзләрдә сөнни фикъһне канунлаштыру белән төп дини-хокукый мәктәпләр — мәзһәбләр (хәнифи, мәлики, шәфигый һәм хәнбәли) оеша, алга таба фикъһ мәзһәбләр кысасында үсеш кичерә.

XI йөздән фикъһне эшкәртү туктала, ул гамәли шәригать нормаларын аңлатуга кайтып кала. Фикъһ карый торган предмет мөселманнарның Аллаһка мөнәсәбәте, кешеләр, дәүләтләр һәм конфессияләр арасында үзара мөнәсәбәтләр була.

XIX йөзнең 2 нче яртысыннан мөселман илләрендә фикъһнең кулланылыш даирәсе акрынлап тарая башлый, Европа илләре хокук нигезендәге дөньяви хокук кагыйдәләренә урын бирелә һәм дәүләт, административ, җинаять һ.б. хокук төрләреннән (фикъһне шәхси мөнәсәбәтләрне көйләүдә файдаланаучы Согуд Гарәбстаны, Фарсы култыгы илләреннән башка) алына. Шулай да күп кенә ислам дәүләтләрендә фикъһ кануннар чыгаруда төп чыганак булып тора.

Әдәбият

Филипс А.А.Б. Эволюция фикха. Киев, 2001; 

Вайс Б.Дж. Дух мусульманского права. СПб., 2008; 

Абд аль-Хамид Махмуд Тахмаз. Ханафитский фикх. М.-Н.Новгород, 2010. Т. 1; 

Урусова Э.А., Иванов И.В. Мусульманское право: Библиогр. указ. М., 2010; 

Адыгамов Г.К. Исламское право. К., 2011.