Оешуы

1723 елда Казан архиерей славян-латин мәктәбе буларак ачыла, 1733 елда Казан руханилар семинариясе итеп үзгәртелә.

1868 елга кадәр дини катлау балалары өчен генә була, соңрак та укучыларның күп өлешен дини катлау балалары тәшкил итә.

Урта дини белем бирә.

Уку-укыту системасы

XVIII йөздә укыту украин дини мәктәпләре өчен XVII йөздә эшләнгән система буенча алып барыла.

XVIII йөзнең 2 нче яртысында Россиядә иң яхшы семинарияләрнең берсе булып санала. 1798 елда Казан руханилар академиясе итеп үзгәртелә, 1818 елда яңадан семинария буларак оештырыла. Дини мәктәпләр реформасы нигезендә 1808 елда укыту программалары гомуми белем бирү характерында була, 1842 елгы реформа барышында алар тагын да ныгытыла.

1890 елдан Казан руханилар семинариясенә ел саен Казан укытучылар семинариясен тәмамлаган берничә керәшен татар, чуаш һәм мари кабул ителә башлый.

Атаклы укучылары

Казан руханилар семинариясенең төп бурычы Казан епархияләре өчен дин әһелләре әзерләү була, семинарияне иң яхшы тәмамлаучыларны дини академияләргә җибәрәләр, күпчелеге университетларга укырга керә һәм гражданлык хезмәтендә эшли башлый.

Алар арасында медицина белгечләре А.А.Соколовский, М.Ф.Кандаратский, геолог А.В.Нечаев, механика белгече Н.Г.Четаев, чуаш тарихчысы, этнограф, җәмәгать эшлеклесе Н.В.Никольский, мари этнографы, тарихчы, тел белгече В.М.Васильев, кытайлар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүче белгеч Палладий (Кафаров) һ.б. була.

Казан руханилар семинариясе 1918 елның гыйнварында чиркәүнең дәүләттән аерылуы һәм бинасы конфискацияләнү сәбәпле эшен туктата.

Биналары

Башта Фёдор монастыренда урнаша, 1735 елдан Воскресенский урамындагы (хәзерге Кремль урамы, Казан университетының геология факультеты) бинаны били.

Казан руханилар семинариясенең биналар комплексы — классицизм архитектурасы истәлеге. Шәһәрнең үзәк өлешендә, Петропавел соборына якын урнашкан. Ике катлы кирпеч корпуслар аркалар белән тоташтырылган ябык ишегалды системасын тәшкил итә.

Бинаның беренче катлары 1740 елларда төзелә, комплексның заманча тышкы күренеше 1867 елгы үзгәртеп корулардан соң архитектор П.А.Солнцев проекты буенча яңадан торгызыла.

2000–2004 елларда семинария комплексы реконструкцияләнә.

Е.В.Липаков, С.Г.Персова