Биографиясе

1924 елның 27 декабре, Зөя кантоны Шуширмә авылы — 1977 елның 26 октябре, хәзер Үзбәкстан Республикасы, Әндиҗан өлкәсенең Мархамат районы Палванташ поселогы.

Геологик эзләнүләр партиясендә бораулаучы булып эшли (Фирганә өлкәсе).

1942 елның ноябреннән Кызыл Армия сафларында, 437 нче укчы полкта 45 мл лы туп командиры (6 нчы гвардия һәм 2 нче гвардия армияләренең 154 нче укчы дивизиясе). Воронеж, 1 нче Балтыйк буе һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск (1943) сугышында, Витебск-Орша, Полоцк, Рига (барысы — 1944) һәм Көнчыгыш Пруссия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 13 июлендә Дундары авылы (Белоруссия ССР, Минск өлкәсенең Вилейка районы) өчен (пулемёт расчётын сафтан чыгара, укчыларга алга китүне, авылны алуны тәэмин итә), 1944 елның 1 ноябрендә Беты (Латвия ССР) торак пункты өчен (туптан атып дошманның 2 пулемёт расчётын сафтан чыгара; контрһөҗүмне кире кайтарганда яралана, әмма ут яудыруын дәвам итә), 1945 елның 1–9 февралендә Зандляк (Бартенштайн шәһәреннән — хәзер Бартошице, Польша — 2,5 км көньяк-көнчыгыштарак һәм Коббельбуде (Бартенштайн шәһәреннән 12 км төньяк-көнбатыштарак) торак пунктлары янында (танкны сафтан чыгара, дошман контрһөҗүмен өзә, 2 пулемёт расчётын юк итә) барган сугышларда батырлык күрсәтә.

Палванташта нефть скважиналары ремонтлау бүлегендә эшли.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Палванташта бер урамга аның исеме бирелә.

Әдәбият          

Кургузов И.П. Солдатская доблесть. Таш., 1970;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин