Татарстанда геофизика хезмәтен оештыручыларның берсе.

Биографиясе

1937 елның 20 марты, Омск шәһәре — 2008 елның 8 мае, Бөгелмә шәһәре.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1959), «Татнефтегеофизика» АҖдә эшли: 1966 елдан идарәче, 1968 елдан генераль директор, 1995 елдан баш консультант.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре геофизикага карый. Халабуда җитәкчелегендә Татарстан территориясендә, Оренбург өлкәсендә һ.б. төбәкләрдә уннарча нефть чыганаклары ачыла, ТРда геофизика хезмәт өлкәсендә яңача техник җиһазландыру үткәрелә, куәтле исәпләү үзәге булдырыла, нейтроннарның кече габаритлы генератор, төш-магнит һәм элетромагнит каротаж аппаратурасы эшләнә һ.б.

Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

СССР ФАнең академик И.М.Губкин исемендәге бүләге лауреаты (1980). Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары; медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре белән бүләкләнә.

Бөгелмә шәһәренең мактаулы гражданы (1997).