Эчтәлек

Тарихы

Мөхәммәткасыйм Салихов (1899–1918) исеме белән атала (ХХ йөз башыннан). Шулай ук Апанай, Күл буе мәдрәсәсе исемнәре белән дә билгеле.

1770 елларда Апанай мәчете каршында ачыла. Мәдрәсә җитәкчеләре белемле дин белгечләре һәм күренекле педагоглар булалар: Салих Сәгыйтов (1820 елларга кадәр), Исхак Сәгыйтов (1831–1838), М.Мөхәммәтрәхимов (1836–1861), Сәләхетдин Сәгыйтов (1861–1875); соңгысының вафатыннан соң Бохара традицияләренең эзлеклелеге өзелә.

Гарәп һәм фарсы телләрен, мантыйк, дин белемен, фикъһ укыту югары дәрәҗәдә алып барыла. Мәдрәсәнең китапханәсе бик бай була, һәм ул иң яхшы татар уку йорты санала.

Шәкертләр санын 1870 елларда якынча 300 кеше тәшкил итә, башлыча Идел буе һәм Урал алды төбәкләреннән киләләр.

Мәдрәсә мөдәррисләренең урта гасырлар укыту формасын саклап калырга тырышулары Ш.Мәрҗанидә һ.б. алдынгы татар иҗтимагый фикер ияләрендә ризасызлык уята. Т.Бәширов (1875–1879) һәм А.Салихов (1879–1899) мөдәррислек иткәндә, мәдрәсәдә укыту кадими формада саклана (кара: Кадимчелек), шуңа карамастан, 1876 елда рус телен укыту кертелә. Җәдитчелек үсеше нәтиҗәсендә, бигрәк тә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ачылганнан соң, «Касыймия» мөселман укыту системасында алдынгылыгын югалта. Соңгы мөдәррис – Г.Баруди шәкерте М.Салихов укытуга яңа алымнар кертә.

ХХ йөз башында бу мәдрәсәдә татар әдәбиятының күренекле эшлеклеләре – Ә.Максуди (гарәп теле), Г.Коләхмәтов (рус теле), Ә.Вәлиди (төрки тарих һәм гарәп әдәбияты) укыта.

Мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында К.Насыйри, Г.Баруди, М.Бигиев, З.Бигиев, Ә.Вәлиди, С.Максуди, Г.Исхакый, Г.Камал, К.Мотыйгый, М.Гали, А.Шамов һ.б. бар.

Башта «Касыймия» агач бинада урнаша, соңрак ул урында Борнай мәчете төзелә. 1877 елдан Кабан күле буенда, сәүдәгәр Ә.Рәхмәтуллин акчасына төзелгән йортта була (архитектор П.И.Романов; архитектура истәлеге). Адресы: Ш.Мәрҗани урамы, 28.

Мәдрәсә 1918 елда ябыла.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989.

Салихов Р.Р. Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX веков). Казань, 1995.

Валиди Д. Очерки истории образованности и литературы татар (до революции 1917 г.). Казань, 1998.