Чыгу вакыты һәм урыны

1911 елның 3 апреленнән 1912 елның 20 апреленә кадәр Санкт-Петербургта рус телендә нәшер ителә. Барлыгы 44 саны чыга.

«Мусульманин» («Мөселман») журналының (Париж) дәвамчысы.

Мөхәррирләре М.Хаҗи Теләши, А.Датиев.

Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан мөселман халыкларының милли хәрәкәтенең асылын бозып күрсәтү, аларны уйлап чыгарылган панисламизм һәм сепаратизмда гаепләүне аклау өчен финанслана.

Укучылар, газетаның астыртын ниятен аңлап, аңа язылмый башлыйлар, «В мире мусульманства» укучыларын югалта һәм чыгудан туктый.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926.

Климович Л. Ислам в царской России: Очерки. М., 1936.

Мусульманские депутаты Государственной думы России. Уфа, 1998.

Хайрутдинов Р. «Мир ислама»: из истории создания журнала // Мир ислама. 1999. № 1.

Автор – Р.Г.Әмирханов