Биографиясе

1948 елның 12 июнендә Австриянең Вена шәһәрендә туган.

Казан консерваториясен фортепиано буенча (С.Ә.Гобәйдуллина классы) тәмамлый (1971). Казанның 3 нче балалар музыка мәктәбендә; 1973 елдан Казан мәдәният институтында укыта.

1983–1985 елларда Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында. 1985 елдан Татар гуманитар педагогика университетында, 2000–2010 елларда музыка факультеты деканы һәм музыка теориясе, тарихы һәм музыка белеме методикасы кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта, 1998–2013 елларда, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында.

2013 елдан Мәскәүдә яши. Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы (1992).

Казан консерваториясе Музыка факультетының 40 еллыгы. 2000

Фәридә Салитова чыгыш ясый. Салих Сәйдәшев исем. Дәүләт Зур концерт залы

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар музыкасы, музыка педагогикасы һәм музыкаль белем бирүгә карый.

Татар энциклопедиясендә Татарстанда музыкаль культура һәм музыка сәнгате тарихы буенча мәкаләләр авторы һәм кураторы.

Хезмәтләре

Музыкальные драмы Салиха Сайдашева. Казань, 1988.

Формирование традиционной музыкально-педагогической культуры татарского народа (VI–XVI вв.). Казань, 2001.

Развитие музыкально-педагогической культуры Казанского края (середина XVI — начало XX вв.). Казань, 2002.

Развитие музыкально-педагогической культуры татарского народа (от истоков до начала XX в.). Казань, 2002.

История татарской музыкальной педагогики. Казань, 2008.

Музыкально-педагогические традиции татарского народа. Казань, 2008.

Салих Сайдашев: Жизненный и творческий путь. Казань, 2011.

Музыкальная культура и образование Казани: страницы истории. М, 2020.

Авторы – С.И.Раимова