- РУС
- ТАТ
икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (2000), профессор (2003), ТРның атказанган икътисадчысы (2001)
1959 елның 10 сентябрендә Спас районы Иске Рәҗәп авылында туа.
Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1982), Кама Тамагы районының 22 нче партсъезд исемендәге колхозында баш икътисадчы булып эшли (бүленеп).
1987 елдан Казан аграр университетында, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җитештерүне оештыру кафедрасы мөдире (1994 елдан).
Хезмәтләре агросәнәгать комплексында хуҗалыкны алып баруның икътисади механизмнарын камилләштерү һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен яңа хуҗалык формаларына үзгәртү мәсьәләләренә карый.
Экономический механизм хозяйствования в агропромышленном комплексе. К., 2001;
Организационно-экономические аспекты реформирования организаций аграрной сферы. К., 2003 (автордаш);
Формирование и функционирование экономического механизма хозяйствования в организациях аграрной сферы. М., 2004.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.